Казанның Урицкий паркында балаларны биләү бүлмәсе барлыкка килде

Казанның Урицкий исемендәге паркында балаларны биләү бүлмәсе – “Бала тартмачыгы” (яңа туган балалар өчен хәйрия әйберләренең җыелмасы) формасындагы махсус бина эшли башлады. Махсус бүлмәдә баланы ашату һәм биләү өчен барлык шартлар тудырылган. Бүлмә парк кунаклары өчен һәр көнне 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык, дип хәбәр иттеләр “В твою пользу” хәйрия фондында.

Әлеге бүлмәне булдыру Президент грантлары фонды ярдәмендә мөмкин булды. “В твою пользу” хәйрия фонды проекты 79 төбәктән 970 коммерцияле булмаган оешмалар арасында бәйгедә җиңде.

Искәртеп үтәргә кирәк, беренче биләү бүлмәсе 2016 елның җәендә Горький ис. паркта урнаштырылды.

 

kzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
268
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы