Логотип
Хәбәрләр

КДМУ студентларының 73 проценты максатчан юллама буенча укый

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда табибларга ихтыяҗны бетерү өчен, Казан дәүләт медицина университетында бюджет урыннарның 73 процентына максатчан юллама белән кабул...

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда табибларга ихтыяҗны бетерү өчен, Казан дәүләт медицина университетында бюджет урыннарның 73 процентына максатчан юллама белән кабул иткәннәр. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Казан дәүләт медицина университеты проректоры Ләйсән Мөхәррәмова хәбәр итте.

“Бөтен республика хастаханәләрен табиблар белән тәэмин итү өчен, университетта бюджет урыннарга 73 процент кеше юллама белән килә. Әлбәттә, башта Татарстан район-шәһәрләре җибәрә. Максатчан кабул итү буенча башка төбәкләрдән килергә теләк белдерүчеләр дә бар. Марий Эл, Чувашстан, Ульяновсктан 2-3 урын булса да сорыйлар. Сәламәтлек саклау министрлыгы абитуриентларның бөтен документларын тикшерә. Аннары гына юллама бирелә. Укып бетергәч, чыгарылыш белгечләре Сәламәтлек саклау министрлыгына караган клиникаларда, сырхауханәләрдә эшләргә тиеш. Ләкин ул бала, Актаныштан килсә дә, эшләргә Республика клиник хастаханәсендә калырга мөмкн. Бу очракта яшьләрне гаепләп тә булмый, чөнки аларның күбесе зур, заманча технологияләр булган хастаханәләрдә эшләргә тели. Яшьләрнең “земский доктор” кебек авыл җирендә генә, бернинди аппаратурасыз утырасы килми”, - дип билгеләп узды Ләйсән Мөхәррәмова.

Проректор, 6 нчы курсны бетергәч, яшь белгечләрнең беренче аккредитация узуын әйтте. “Башта дәүләт имтиханнары тапшыралар, аннары аккредитация. Әгәр аккредитацияне уңышлы үтсә, аңа сырхауханәдә терапевт яки педиатр булып эшләү хокукы бирелә. Быел бик күп студент сырхауханәләрдә яшь табиблар булып эшләргә китте. Яшь табиблар килгән һәр сырхауханәдә остазлар куелды”, - диде.

Ләйсән Мөхәррәмова сүзләренә караганда, беренчел аккредитация кертү студентны да, мөгаллимне дә җаваплырак, таләпчәнрәк карарга мәҗбүр итә. “Элек студент укып бетергәч, әле интернатура, ординатурасы бар дисәләр, хәзер исә, студентларның яртысы сырхауханәләргә китәргә тиеш. Бу бөтен кешене үзгәртте. Өлкән курс мөгаллимнәре дә студентларның җаваплырак карауларын сизә”, - дип белдерде әңгәмәдәш.

КДМУда белем бирү сыйфаты Россиядә иң яхшылардан санала. Ләйсән Мөхәррәмова әйтүенчә, әле күптән түгел генә “Мин – профессионал” илкүләм олимпиадасы дәвалау эше, стоматология белгечлекләре буенча Татарстанның Мәскәүдән соң икенче урында булганын күрсәткән.

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк