Логотип
Хәбәрләр

Кечкенә шәһәрдә театрны ничек яшәтергә?

Әлмәт театры - тамашачыны кассага килеп яки электрон билет алып театрга килергә ияләштерә алган театрларның берсе. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева моны театрның үзе турында шәһәрдә уңай имид...

Әлмәт театры - тамашачыны кассага килеп яки электрон билет алып театрга килергә ияләштерә алган театрларның берсе. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева моны театрның үзе турында шәһәрдә уңай имидж тудыра алуында һәм ел дәвамында премьералар санын арттыруда күрә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Фәридә Исмәгыйлева кечкенә шәһәрдә театрны яшәтә алу турында фикерләрен әйтте.

Фәридә Исмәгыйлева театрның -  8-10 ел чамасы элек 4-5 премьера чыгарса, хәзер ел саен 7-8 премьера чыгаруына басым ясый. “Бу - шәһәр тамашачысын җәлеп итү максатыннан эшләнә. Шәһәребез кечкенә, анда 150 мең кеше яшәве Милли театр өчен күп түгел. Чаллы белән Түбән Кама бездән эрерәк, - ди ул. - Безнең максат – стационарга халыкны китерү иде. Ул безнең шактый уңышлы башкарылып килә, без соңгы ун елга анализ ясадык – шушы вакыт эчендә тамашачы кассага өч тапкыр күбрәк килә башлаган. Электрон билетлар сатуны республикада беренчеләрдән булып без куллана башладык. Шушы сезонда электрон билет алучылар саны 2,1 тапкырга арткан. Без моны театрга яшьләр килә, дип нәтиҗә ясыйбыз”, - ди ул.

Үзе белән бер интервью вакытында драматург Илгиз Зәйниев Әлмәтнең театраль шәһәр булмавын, спектакльләргә тамашачы китерү өчен театр җитәкчелегенең зур көч сарыф итүе турында әйткән иде. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк