Логотип
Хәбәрләр

КҮҢЕЛНЕҢ ДӘ БУЛА КЫЙБЛАСЫ...

«Яшь калу серләрен әйтегез әле» диләр. Аның төп сәбәбе бар ...

Кешенең рухи дөньясын тәрбияли торган, яхшылык кылырга өнди торган шигырьләр була. Бик күбебезгә билгеле шагыйрә, телевизион һәм радиотапшырулар алып баручы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия ханып Җиһангированың шигъриятенә аеруча хас алар. Шагыйрәнең үзе белән сөйләшкәч тә, сизмәстән фәлсәфи, тирән уйларга чумасың...

 Шәмсия ханым, һәр кешенең тормыш юлы туган ягыннан башлана. Сезнең өчен туган җир ни дәрәҗәдә якын һәм кадерле?

– Без, әлбәттә, күп очракта туган җир, туган туфрак дигән сүзләрнең никадәр изге икәнен аңлап бетермибез. Ә бит уйлап карасаң, без шунда дөньяга килгәнбез һәм шунда безнең кендек каныбыз тамган. Туган як безне зур дөньяга чыгарып җибәргән. Шунда безнең әти-әни, кардәш-ырулар, болындагы чәчәкләр, урмандагы агачлар – барысы белән дә хозурланып яшибез. Мине шагыйрә буларак туган як формалаштырды дия алам. Чөнки ансыз бернәрсә дә барып чыкмаган булыр иде. Туган яктан мин шактый иртә чыгып киттем. Ләкин ул күңелгә шулкадәр тирән булып урнашкан ки, хәтта миңа кайвакыт «Син кайчаннан бирле шәһәрдә яшисең, әмма бер дә шәһәрләшмәгәнсең» диләр. Мине менә шул «шәһәрләшмәү», туган ягымның гадилеге бүген дә кеше итеп яшәтә.

Шушы арада гына «Мин борылып китәм Мөслимнән» дигән шигырегезне укыдым. Һәм шунысына игътибар иттем: сезнең шигырьләрдә туган нигез һәм әниегез аерылгысыз, гел бергә йөри…

– Бу шигырь минем шактый соң туды. «Мин борылып китәм» дигән сүзләр белән моңа кадәр язганым юк иде. Туган ягым Мөслимгә багышланган шигырьләр биниһая күп булып чыкты. «Мөслимем» дигән шигыремә язылган җыр гимн буларак бүгенге көндә дә яңгырый. Шигырьне бит аны үзең белән серләшеп язасың. Ниндидер илаһи дөньяга күчәсең дә, үзең генә белгән серне кәгазьгә төшерәсең. Ул шигырь минем үзәкне өзә инде... Әмма «Вконтакте»га куйгач, бер-ике тискәре фикер дә килеп иреште: «Мөслимнән борылып китмәскә кирәк!» дип яздылар. Аны шигырь аңламаган кеше язгандыр инде. Ә бит тормышта төрле очраклар була. Радиода эшли башлаганыма 30 ел. Шунда эшләү дәверендә тапшырулар эшләргә кайтырга туры килде. Миңа «Баекка кермибез» дияләр иде. Ә мин: «Биш кенә минутка мөмкинме?» – дип сорый идем. Әнкәем исән чакта, Баекка юл төшмәсә дә, керергә тырыша идем. Әнкәй булмагач, мин «Мөслимнән борылып китәм» булып чыга инде. Әни булган җирдә генә туган туфрак була ала торгандыр.

 Шәмсия ханым, балачактан шигырьләр язган кеше, сайлаган һөнәрегез дә шуңа туры килә. Шулай да «Их, менә моны эшлисем килгән иде…» дигән үкенечләр, чынга ашырылмый калган хыяллар калмадымы?

 

– «Талантлы кеше бар яктан да сәләтле була» диләр бит. Мин аны үземә кагылышлы димим, әмма һөнәрләрем бик күп булды: утынны да кистем, баянда да уйнадым, биюгә дә йөрдем. Дөрес, миндә оялчанлык бар иде. Мин урта белемне Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә алдым. Анда математиканы белү беренче урында саналды, һәм мин аны бик яраттым. Шагыйрләрнең биографиясен карасаң, алар арасында математик булганнары шактый. Математика мине дә төгәллеккә өйрәтте. Шуңа күрә укытучылар математика буенча җибәрергә тырыштылар. Ул чакта Ленинградтагы театр институтына да җибәрергә ниятләгәннәр иде, музыка училищесына да кодаладылар. Әмма үзеңә үзең һөнәр сайлау шактый катлаулы иде. Шагыйрьлеккә килгәндә, ул һөнәр түгел. Ләкин бүгенге көндә шагыйрь булып китүемә һәм һөнәремнең дә шуңа бәйле булуына үкенмим. Әмма пианинода уйнарга өйрәнә алмадым. Аның каравы кызымның музыка өлкәсен сайлавы минем күңелнең буш урынын тутырды. Минем үземә дә еш кына «Син артист бит!» – диләр. Шагыйрь күпмедер дәрәҗәдә, һичшиксез, артист, сәхнә кешесе дә ул. Чөнки телисеңме-теләмисеңме, син – халык алдында. Шуңа күрә театрга да, җырга бармаганга да үкенмим мин. Чын мәгънәсендә үземне халыкка хезмәт итүче кеше дип саныйм.

Шәмсия апа, иҗат итүче кешенең тормыш юлы ничектер параллель юл белән бара кебек. Бер якта җирдә басып торучы Кеше, ә икенче якта нечкә күңелле хыялый Шагыйрә. Сез күбрәк кайсына керәсез?

– Бу четрекле сорау. Минем еш кына әйтә торган сүзем бар – миндә шагыйрьлек, иҗатчы җәза күреп яши. Кеше, Ходай тарафыннан тамгаланса гына, чын шагыйрь була ала. Кайбер кеше шигырьне «кайгы күргәч, 70 яшемдә яза башладым» ди. Мин аны чын шагыйрьлек дип уйламыйм. Шулай да, минем бик күп язасы әйберләрем төшеп калгандыр. Кайчакта өчәр ай шигырь язмый торам. Күкләрдән илаһи сүз иңгәнен көтәм. Ләкин ул сүзләр күңелгә килгәч, кәгазьгә төшереп куярга өлгермим яки эшләр белән мәшгуль чагым була. Начар гадәтем бар – кәгазь, каләм беркайчан да миндә йөрми. (Көлә) Шуңа күрә кайбер шигырь юкка чыга, язылмый кала. Ә кайчак шигырьләремә карыйм да, «Юньле кеше моның кадәр язмыйдыр инде» дим Язган кадәре дә бик җитә! Прозага килгәндә, аны да мин җиңел язам. Ләкин ул утырып язуны сорый.

«Шагыйрьлекне бетерәсең килсә радиода эшлә» дигән фикерем бар. Мин атнага 7-8 тапшыру эшли идем, алардан соң шигырь язуга һич кенә дә хәл калмый иде. Хәзерге көндә яза башлаган әсәрләрем дә, ташланганы да күп. Пьесалар да тора...

Сезнең иҗатта үз кыйблаңны барлау проблемалары шактый күтәрелә. Һәм ул шигырьләрне укыгач, күзалдына җаны гел тынычлык эзләгән шагыйрә килеп баса...

– Минем шул шигырьдән соң, бик күп кеше шул кыйбла сүзе белән мавыга башлады. Ул «Кыйбла барлау» шигыре могҗизаи шигырь булып чыкты! Шигырь ул очерк түгел, ул бик интим нәрсә. Кеше аны укыгач еларга, уйланырга һәм гыйбрәт алырга тиеш. Рифмалаштырып кына язган шигырь күңелдән чыкмаган була дип саныйм. Мин күңелдән чыкмаса язып та тормыйм.

Хәзерге заманда кешегә үз кыйбласын табарга нәрсә комачаулый икән соң?

– Уйлый башласаң, сәбәп бик күп. Беренче нәүбәттә ата-ананың аңын ачарга кирәк. Хәзер бөтен вазыйфа ата-анага төшә. Каршы булмасам да, әмма шунысы хак – катнаш никахлар гадәти әйбергә әйләнде. Элек бит иң беренче эш итеп кешенең нәсел-нәсебен караганнар. Ни өчендер, әнисе башка милләттән булса, бала татар булып тәрбияләнми. Мондый очракта балага нинди кыйбла барлатырга мөмкин? Кыйбла барлау тирән мәсьәлә, чөнки монда сүз күңел кыйбласы турында бара.

Бу катлаулы мәсьәлә. Монда аяк терәп милләтне исән калдыруны уйларга кирәк. Мин ул яктан бәхетле! Балаларым рус мәктәбендә укыдыдлар. Ул вакытта ирем авырый иде – аны 5 ел карадым. Балаларны йөртергә мөмкинлегем булмады. Аның каравы балаларым татарча сөйләшеп үсте. Балалар бакчасыннан русча сүз кыстырып кайтсалар, «аңламадым» дия идем. Кызым хәзер рәхмәтне башкача әйтә: «Миңа телебезнең нәзәкатьлелеген, затлылыгын, тәмен татыткан өчен рәхмәт!» ди. Ул да шигырьләр яза. Оныгым та яза әле!

– Сезнең турында нечкә хисле шагыйрә диләр. Иҗатыгызда моң-сагыш белән өртелгән шигырьләрегез дә шактый. Хатын-кыз буларак нинди Сез?

– Миңа кайбер кеше «Син бит усал» ди. Мин кешенең йөзенә бәреп әйтә алмыйм. Елаклыгым, тыйнаклыгым миңа гомер буе комачаулады. Интернатта укыганда, шигырьләрне Матбугат йортына алып килгәч тә, редакция ишеге каршында басып тора идем дә, кире борылып кайтып китә идем. Хәзер дә шундый тыйнак мин. Кешегә читтән кыю кебек тоеламдыр, әмма ул бары тик тыйнаклыгымны яшерүче генә. Әнкәем дә шундый иде минем. Ул беркайчан да безне яклап урамга чыгып йөрмәде. Берсендә күрше кызы минем башымны тиште. Өйгә елап кергәч, әни миңа: «Кызым мин өйдә утыргач, минем башны беркем дә тишми» диде. Ул мине урамдагыны өйгә алып кермәскә өйрәтте. «Кешедән узам дип теләсә нәрсә кычкырмагыз» дия иде. Хәзер бит күбрәк хатын-кызлар ирен эшкә җигә. Авырлыкны да, шатлыкны да бергә бүлеп яшәргә кирәк. Ирем үлеп киткәндә миңа 37 яшь иде. Ике кеше күтәргәнне берүзем күтәрергә туры килде.

Шәмсия ханым, һич ялгансыз, әле менә интервью барышында гына сезнең яшегезне искә төшердем һәм тагын бер сезгә карап куйдым. Ничек кенә тырышсам да, Сезгә үз яшегезне бирә алмыйм. Чөнки сез һәрвакыт хәрәкәттә, иҗатта, эштә…

– Миннән яшьне гел сорыйлар. Соңгы арада мин: «Бу хәзерге минутта мөһимме?» дим. Мин матурлык ярата торган кеше. Минем тормышымда сынып яткан, төзек булмаган нәрсәләр түгел, ә матурлык булырга тиеш дип яшим. Кәкрәйгән агач кисәген күрсәм дә, шул күңелгә тия. Холкым шундый, нишләтәсең. «Яшь калу серләрен әйтегез әле» диләр. Аның төп сәбәбе бар – мин заманында бик күп авырлыклар күрдем. Мин күргәнне башка хатын-кызларның бик азы гына күргәндер. Мин ул авырлыкларны үзем күтәреп үткәрә алдым. Шатлыкны кеше белән бүлешеп буладыр, әмма кайгыны беркем күтәрешми. Шуңа күрә андый кеше яшь була алмый. Мин күңел яше турында әйтәм. Кемнәндер көнләшкән дә булыр идем, әмма миңа ул хис, хөсетлек бирелмәгән. Мин шунда ук гафу итәм. Гафу да итмәс идем, күңелдә каралык саклый алмыйм. Шуңа ул йөзне якты күрсәтәдер. Менә төп сере шул!

 

Әңгәмәне балачакны искә төшерүдән башлаган идек, инде бүгенге көнегез турында сөйләп тәмамлыйк…

– Соңгы арада архивымны үзем тәртипкә китерергә тиешмен дигән фикер белән яшим. Тотынмаган әйберләр бик күп. Шигырьдән тыш та мәшәкать күп әле. Мин шигырь генә язып утырмыйм бит. Мин – балаларым килгәндә тәмле ризык пешерүче дә, чиста өемдә каршы алучы да, аларга үрнәк кеше дә. Без әнидән үрнәк алып үстек. Аннары, кеше хыялларсыз яши алмый инде, әмма аларның үтәлүе икенче нәрсә. Мин «фәлән китап чыкты» дип мактанмыйм. Булган кадәргесе кешегә рухи азык бирсен иде. Ничә китап чыгару мөһим түгел, төп мәсьәлә – аның эчтәлегендә, кыйбласы кайсы якка карап торуында, сеңлем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк