Логотип
Хәбәрләр

Кем беренче яки Зөлфәт Зиннуров белән «Җырлыйк әле» алып баручылары кемне бүлешә алмый?

Популяр артист һәм алып баручы Зөлфәт Зиннуров үзенең Инстаграм аккаунтында моңлы итеп җырлап утыручы билгесез ир-атның видеоязмасын урнаштырган иде. Артист әлеге җырчы ир-атның кем икәнен белергә тел...

Популяр артист һәм алып баручы Зөлфәт Зиннуров үзенең Инстаграм аккаунтында моңлы итеп җырлап утыручы билгесез ир-атның видеоязмасын урнаштырган иде. Артист әлеге җырчы ир-атның кем икәнен белергә теләп, инстадусларыннан ярдәм сорап, әлеге язманы урнаштырган.

Һәм, ниһаять, озак эзләргә туры килмәде – моңлы тавыш иясе табылды! Хәзер инде Ришат Төхвәтуллин репертуарындагы «Агым суы» җырын башкаручы Туймазы районыннан Рауил Шафиков белән танышырга теләүчеләр тагын да артты. Язма астындагы комментарийларда тиз арада «Җырлыйк әле» тапшыруы алып баручылары Азат һәм Алинә Каримовлар: «Золфәт, номерын безгә дә бирерсең әле. «Жырлыйк әле»гә чакырырга кирәк үзен», – дип язып куйган.

Зөлфәт исә үз табышын тиз генә башкаларга бирергә ашыкмый, «Башта «Башваткыч»ка», – дип җавап кайтара.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @zulfat_zinnurov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк