Логотип
Хәбәрләр

Кем гаепле? Рифат яки Зәлилә?

Кем гаепле? Рифат яки Зәлилә?

«Ул килешү таләпләрен үтәми, чараларда катнашмый». Танылган продюсер Рифат Фәттахов Зәлиләне судка бирде. «Мин Зәлиләнең бездән китәргә теләвен массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып белдем. Безнең хакта ямьсез интервьюлар бирә башлады. Мин аңа кат-кат хатлар яздым, судка кадәр рәсми дәгъвалар да белдердем. Ләкин ул игътибар итмәде. Алай гына да түгел, безнең чараларда катнашмады, репетицияләргә килмәде, безнең белән хезмәттәшлектән читләште. Бу — килешүне тупас рәвештә бозу. Нәтиҗәдә без аны судка бирдек һәм җиңдек. Суд карары буенча Зәлилә, продюсерлык килешүен бозган өчен, 500 мең сум штраф түләргә тиеш», -  дип белдергән иде Фәттахов «Шәһри Казан» газетына шәрехләмәсендә. Хәзер исә килешүне бозып (ә ул әле гамәлдә) башка концертларда чыгыш ясаган өчен Зәлиләгә тагын бер миллион сум штраф яный.«Интертат» хәбәрчесенә биргән интервьюсында Рузилә Бәдретдинова (Зәлилә): «Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, янәшәмдә яхшы кешеләр күп», – дип белдергән. Яшь җырчылар танылу теләге белән теләсә кайсы килешүгә кул куярга әзер, аннары терсәк тешләргә мәҗбүр. Рифат Фәттахов исеме белән бәйле аңлашылмаучылыклар билгеле, югыйсә. Сез кем яклы, «килешүгә кул куйганда яшь идем әле мин» дип акланган Рузилә, яки инде яшь җырчыларга танылу мөмкинлеге биргән продюсермы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк