Логотип
Хәбәрләр

Кем күпме эчә?

Россияне нәрсә белән янәшә куялар дисезме? Урыс каены, урыс кышы, урыс хәмере... Менә соңгысы дигәндә, сораштыру оештырганнар бит әле. Янәсе, Россиянең кайсы шәһәрендә иң күп алкоголь кулланалар. Белә...

Россияне нәрсә белән янәшә куялар дисезме? Урыс каены, урыс кышы, урыс хәмере... Менә соңгысы дигәндә, сораштыру оештырганнар бит әле. Янәсе, Россиянең кайсы шәһәрендә иң күп алкоголь кулланалар. Беләсезме беренчелекне кем алган? Саратовлылар! (Нинди генә канатлы гыйбарәләр тел очында әйләнсә дә, Мәскәү белән Питер топ 10-лыкка кермәгән). Икенчелекне Ханты-Мансийск, өченче урында Пермь шәһәрләре икән. Алардан соң Саранск, Красноярск, Чита, Ростов-на-Дону, Челябинск, Хабаровск һәм Новокузнецк ди. Питер 11 урынны алса, Мәскәү – 16 баскычта. Һәм иң куанычлы яңалык – Казан иң аз хәмер кулланучы шәһәр исеменә лаек дип табылган! Менә шундый мактанырлык шәһәрдә яшибез. Бездә хәмерсез дә күңел ачар җирләр җитәрлек чөнки. Казан Казан инде ул минсиңайтим!..

Автор: Гөлнара Җәлилова

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк