Логотип
Хәбәрләр

Кемгә нәрсә, «Айфара»га...

«Айфара» төркемен белмәгән кеше юк бит инде? «Ак каен», «Сау бул» дигән җырларны борын төбендә кем генә шыңшымыйча йөрде икән. Сүз уңаеннан, аның алыштыргысыз җырчысы Алмаз Шәрифуллинда яңалык бар икә...

«Айфара» төркемен белмәгән кеше юк бит инде? «Ак каен», «Сау бул» дигән җырларны борын төбендә кем генә шыңшымыйча йөрде икән. Сүз уңаеннан, аның алыштыргысыз җырчысы Алмаз Шәрифуллинда яңалык бар икән. Алмазның хыялы чынга ашкан! Күптәнгеее һәм чынга ашмас төсле тоелганы. Алмаз текә тимер ат алган. Кызыл кабриолет. Ул текә машинасы белән инстаграм челтәрендә үзенең аудиториясе белән уртаклашкан. Кызыл төстәге машинасына утырып: «Хыяллар чынга аша»,- дип мөһер суккан Алмаз. Аны карап-күзәтеп барган тамашачысы сөенгән инде. Кемдер: «Кышка кереп барганда шәп машина инде бу», ‒ дип язган. Кайсысыдыр: «Башта иң төп хыялыңны чынга ашыр», ‒ дип тә сырлаган. Менә шул ! Нәрсә генә эшләсәгез дә, нәрсә генә алсагыз да, иң әүвәл инстаграмга фото элергә онытмагыз мәйтәм. Ату белми калырлар, йоклый алмый ятучысы табылыр...

                                       

Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк