Логотип
Хәбәрләр

«Кемгә ошамый – урап узыгыз»

Пандемия чорында күп артистлар инстаграмда үз блогларын булдырдылар. Җырчы Ләйсән Гыймаева белән танылган алып баручы Булат Бәйрәмов та артта калмыйлар, кызыклы видеолар белән тамашачыны әле дә сөендереп торалар.

Берәүләр аларның яңа шөгыленә уңай яктан карасалар, икенчеләр төшерелгән видеоларны ошатмадылар. Ләйсән Гыймаева тәнкыйтьләүчеләргә җавап кайтарырга булды.

«Күп кеше башка кеше фикер белән яши бу дөньяда. Ни әйтер, ни языр, минем хакта нәрсә уйлар дип... Мендәргә капланып елап, үткәнеңне уйлап та, рәхәтләнеп көлеп тә үтә бу гомер.

Без икенчесен сайлыйбыз! Кеше ни әйтер дигән яшьтән уздык инде, әчесен-төчесен дә күрдек. Төшенкелеккә бирелгән, абынган чаклар да булды...

Кемгә ошамый – урап узыгыз, ә негатив комментарийлар безгә бары тик яңа кызыклар төшерергә идея гына бирә. Алга!» – дип яза Ләйсән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк