Логотип
Хәбәрләр

Кемнәр мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәр түләми?

Кайсы очракларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче яки башка төрле профессиональ эшчәнлек алып баручылар мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәр түләми? Җавап: Эшмәкәрлек белә...

Кайсы очракларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче яки башка төрле профессиональ эшчәнлек алып баручылар мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәр түләми?

Җавап: Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче яки башка төрле профессиональ эшчәнлек алып баручылар мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәрне 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400-ФЗ номерлы “Иминият пенсияләре турында” Федераль канунның 12 нче маддәсенең 1 нче өлеше 3,6-8 пунктларында күрсәтелгән вакыт аралыклары өчен түләми. Шулай ук адвокат статусы туктатылып торган арада, шул вакыт аралыгында эшчәнлеге тукталып торганда - бу очракта салым түләүче урындагы салым органына иминият кертемнәреннән азат ителү турында гариза һәм раслаучы документлар китерергә тиеш.

Түбәндәге вакыт аралыкларында мәҗбүри пенсия иминияте һәм мәҗбүри медицина иминияте кертемнәрен түләмәскә хокук бирелә:

- хәрби хезмәт узган вакытта;

- гаиләдә яшь ярымга кадәр яшьтәге бала яки балалар булганда, ата-аналарның берсе бу төр түләүләрдән азат ителә, ләкин бу вакыт гомуми алганда алты елдан да артык дәвам итә алмый;

- хезмәткә яраклы затның I төркем инвалидны, инвалид баланы яки 80 яшькә җиткән карт кешене карап тору вакытында; 

Дәвамын укыгыз...

Фото: pixabay.com

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк