«Кеше ирен тартып алдың син, оятсыз хатын»

Лилия Муллагалиева гаиләсен фотога төшереп инстаграмына урнаштырды. Алар яңа ел фотосессиясенә барганнар икән. Белүебезчә, ул дүрт бала әнисе һәм аңа барысына да җитешүе авыргарак туры килә. «Вәт бүген йөреп тордык без. Кайда гына булмадык, җитештек Аллага шөкер. Көне бит әле нинди, кар ява, бөтен җирдә бөке. Монысын чак көч фотога төшереп җитештем», дип яза ул фото астына.

Лилиянең язылучылары арасында төрле кешеләр бар, негатив комментарийлар да хәйран очрый. Шуларның берсе «Кеше ирен тартып алдың син барыбер оятсыз хатын», дип яза. Аңа җавап итеп җырчы «Менә сиңа мә. Соң ул 5 ел аерылган иде бит инде. Белмәсәң сөйләмә. 1999 елда без таныштык кына, ә ул инде аерылган иде», дип җавап бирә.

Яхшы коментарийлар да күп, алар Лилияне яклап чыгалар, кеше сүзенә игътибар итмәскә кушалар.

Автор: Г.Шарапова

Фото: lilia_mul

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
647
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы