Логотип
Хәбәрләр

"Кешегә күрсәтмим әле"

Кечкенә генә никах юбилее

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтованың гаиләсендә юбилей! “Бүген никахыбызның кечкенә юбилее. Аны әлегә күрсәтмичә торыр идем. Пәйгамбәребез күз тиюләрдән сакланырга кушып калдырган. Ул минем гомерем буена көткән бәхетем”, - ди Ләйлә.

Билгеле булганча, Ләйлә 20 ел буе ТНВ каналыннан “Адәм белән Һава” тапшыруын алып барды. Бу вакытта бик күп матур парлар белән танышырга туры килә аңа. “Ялгыз чакларда ничек йөрәгем елаганын үзем генә беләм. Ул вакытта йөрәк өзгеч җырлар язылды”.

Өйгә кайту кызык түгел,
Көтәр кешең булмагач.
Матур булу нигә кирәк,
Ирең мактап тормагач.
Кирәк түгел алтын-көмеш,
Кирәкми тәхете дә.
Насыйп ит мине Ходаем,
Хатын-кыз бәхетенә
Назлы сүзгә мохтаҗ күңел,
Ялгызлыктан чыныкмый.
Эштә алган дәрәҗәләр
Салкын төндә җылытмый...

Таныш җыр бит?Кем җырлый әле аны?

Бәхетегез озын гомерле булсын, Ләйлә!

Фото социаль челтәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк