Логотип
Хәбәрләр

КФУда Идел буе һәм Урал татарлары вәкилләренең генофонды хакында сөйләштеләр

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 29 майда Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында профессор, тарихчы, этнологлар Идел буе һәм...

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 29 майда Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында профессор, тарихчы, этнологлар Идел буе һәм Урал татарлары вәкилләренең генофонды хакында фикер алыштылар. “UNIVER TV” каналы төшергән ток-шоу барышында генетик тикшерү нәтиҗәләре бәхәсле фикерләр уятты.

Идел буе һәм Урал татарлары вәкилләренең генофонды озак еллар Y-хромосомаларны анализлау ысылу белән тикшерелгән. Белгечләр ток-шоуда әлеге тикшерү нәтиҗәләре, кешеләрнең популяция үсешен чагылдырган генетик карта төзү турында сөйләштеләр. Чарада спикер буларак биология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең Гомуми генетика институты геном география лабораториясе җитәкчесе Олег Балановский чыгыш ясады.

Генетика белгечләре тарафыннан хәбәр ителгән нәтиҗәләр, Татарстанның этнолог һәм тарихчыларын кызыксындырган. “Вестник Московского университета” журналында басылган “Евразия татарлары: Кырым, Себер, Идел буе татарларының генофонды үзенчәлекләре” дигән язма күпләрдә ризасызлык уятты.

Спикер Олег Балановский белән тариф фәннәре докторы, Археология институтының баш фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов ике сәгать дәвамында “популяция”, “генофонд” төшенчәләренә үз аңлатмаларын бирде, милләтләр генофондының сыйфатын билгеләргә тырышты. Генетик һәм этнологның татарларның иҗтимагый-экономик вакыйгаларга, тарихи шартларга, табигый-биологик факторларга бәйлелеге хакында күзаллаулары төрле.

Олег Балановский ДНК үрнәкләренең төрле ген типларына аерылганын күрсәтте. Идел буе һәм Урал татарларының генетикалары төрле төбәктә яшәүчеләр генофондының бер-берсеннән җитди аерылуы хакында хәбәр итте.

“Тарихчылар безне дөрес аңламый, шуңа күрә ялгыш фикер йөртәләр. Алар фикеренчә, без генетикада этногенез төзелгән дип уйлыйбыз, ләкин бу дөрес түгел. Безнең төп максат – халыкларның килеп чыгышын өйрәнү генә түгел, ә мирасын һәм тарихын саклап калу. Безгә бергәләп максатчан эшчәнлек алып барырга, татарлар генофондын гомумиләштерүче тикшерү уздырырга кирәк”, - диде ул.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк