Логотип
Хәбәрләр

КФУда татар журналистика кафедрасы, башка кафедра белән кушылып, исемен югалта

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе составындагы дүрт кафедраны берләштереп ике зур кафедра төзиләр. Шул исәптән,"Татар жу...

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе составындагы дүрт кафедраны берләштереп ике зур кафедра төзиләр. Шул исәптән,"Татар журналистикасы кафедрасы" башка кафедралар белән берләшә һәм бу атама кулланылмый башлаячак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына мәктәп җитәкчесе Леонид Толчинский сөйләде.

“Шушы көннәрдә ректорат Югары журналистика мәктәбендәге структура буенча үзгәрешләрне хуплады. "Журналистика" һәм "Телевидение" юнәлешләре буенча шөгыльләнүче дүрт кафедра урынына ике кафедра төзеләчәк. Алар глобаль һәм илкүләм медиа һәм телеҗитештерү һәм цифрлы коммуникацияләр кафедралары булачак. Әлеге кафедралар шактый зур, куәтлерәк һәм алар заманча трендларга ориентлашкан. Без профессор-укытучылар составын формалаштырачакбыз, әлеге кафедраларның яңа функцияләрен күздә тотып, гамәли белгечләрне тартачакбыз”, - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Толчинский Югары мәктәптә кафедралар саны өчкә җитәчәген әйтте. Чөнки әле тагын җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм гамәли политология кафедрасы эшләп килә.

Журналистика югары мәктәбе җитәкчесе сүзләре буенча, әлегә булган структура заманча трендларны һәм тенденцияләрне тулысынча чагылдыра алмый. Толчинский структур үзгәрешләрнең профессор-укытучылар составына сизелерлек тәэсир итмәячәген, “яңа уку планнарының укытучыларга йөкләмәне киметмәвен” җиткерә.

Искәртеп үтик, моңарчы Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә түбәндәге журналистика кафедралары бар иде: "Татар журналистикасы", "Журналистика", "Электрон ММЧ теориясе һәм практикасы", "Телетапшырулар һәм телеҗитештерү". Моннан тыш мәктәптә җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм гамәли политология кафедрасы эшли.

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк