Логотип
Хәбәрләр

КФУда укытучыларны әзерләү проблемаларына багышланган конференция була

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 22-24 май көннәрендә Казанда педагогик белем буенча IFTE һәм ISATT халыкара ассоциациясенең төбәк конференциясе узачак. Казан федераль университеты...

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 22-24 май көннәрендә Казанда педагогик белем буенча IFTE һәм ISATT халыкара ассоциациясенең төбәк конференциясе узачак. Казан федераль университетында үткәреләчәк бу чарала Россиядә һәм чит илләдә укытучы әзерләүнең актуаль проблемалары хакында фикер алышачаклар. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләшү булды.

КФУның Психология һәм мәгариф институты, Россия мәгариф академиясе һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы химаясе астында, бөтен дөньяның мәгариф һәм психология өлкәләре вәкилләре өчен шушы форумны дүртенче ел рәттән үткәрә. Моннан тыш, КФУ быел беренче тапкыр ISATT халыкара ассоциациясенең төбәк конференциясе үткәрү хокукын алды.

Форумга барлыгы 638 гариза тапшырылган. Казанга Россия шәһәрләренең 93 югары уку йортыннан, чит илләрдәге 65 вуздан галимнәр һәм практиклар килүе көтелә. Спикерлар сыйфатында Оксфорд, Гарвард, Глазго, Майами, Аризона, Техас һәм башка абруйлы университетлардан белгечләр чыгыш ясаячак.

  • Форумның максаты – яңа белем бирү стандартлары һәм хезмәт базары таләпләре нигезендә, бүгенге заман укытучысын әзерләү сыйфатын арттыру.

“Укытучы ул – шәхес формалаштыручы кеше, безнең җәмгыять аларның ничек эшләвеннән торачак. Форумның әһәмияте зур, без Казанны гына түгел, Россияне дә тәкъдим итәбез”, - ди КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов.

КФУның Психология һәм мәгариф институты җитәкчесе Айдар Кәлимуллин укытучыларны әзерләү проблемасы кискен торуын билгеләп узды. “Күпләр укытучыларны әзерләү процессы ничек авыр булуын күз алдына да китерми. Бүген галимнәрнең кризистан чыгу юлларын эзләве очраклы түгел. Мондый конференцияләр бөтен дөнья буенча әйдәп баручы университетларда оештырыла”, - дип белдерде Рияз Минзарипов. Ул Советлар союзы чоры тәҗрибәсенә кайтуны тәкъдим итүче кешеләр белән килешмәвен әйтте.

“Кешеләрнең мәнфәгатьләре үзгәрә, мигрантлар күбәя, ярлылык, тигезсезлек кебек күренешләр бар. Интернет заманы хәзер. Болар укытучыны да, вуз педагогларын да үзгәрергә этәрә”, - диде институт директоры. Аның сүзләренчә, төрле илләрдә укытучыларны әзерләү тәҗрибәсен өйрәнеп, башкаларның хаталарын да сабак, гыйбрәт итеп алып, укытучыларның әзерләүнең нәтиҗәле моделен булдыру бурычытора.

КФУның Психология һәм мәгариф институты директорының халыкара эшчәнлек буенча урынбасары Роза Вәлиева ел саен конференциянең тематикасы аерылуын әйтте. “Быел без төп өч проблеманы билгеләдек. Укытучыны предмет белгече буларак, тәрбияче сыйфатында әзерләү һәм девиация проблемасы һәм аны кисәтү. Конференциядә иң “авырткан” нокталарга тукталабыз. Укытучыны тәрбияче буларак әзерләү проблемасы да актуаль. Без мәктәпләрдә көчләү, мәсхәрәләү, сыйныфта мыскыллау мөнәсәбәтләре проблемаларын беләбез. Балаларга бу очракта ничек ярдәм итәргә – бу мәсьәләләр бик мөһимю Тормыш балаларның тәрбиясе белән шөгыльләнергә кирәклеген күрсәтә, юкса фашист, сектант һәм башка тискәре йогынтылы оешмалар балаларны үзләернә тартырга мөмкин. Конференциядә девиант яшүсмерләр, “авыр” балалар белән ничек эшләргә кирәклеге турында да сүз булачак. Бу проблемалар буенча фикер алышу безгә киләчәккә ориентир бирер дип ышанабыз”, - дип ассызыклый Роза Вәлиева.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, белем бирү системасында без чит илдән калышабыз дип кенә уйлау ялгыш, баксаң кайбер сорауларда без Европадан да алда булып чыгабыз.

  • Форум кысаларында берничә фәнни чара узачак. 22 май көнне “Укытучыны предмет белгече буларак әәерләүдә теория һәм практика интеграциясе” темасына, 23 майда “Укытучының тәрбияче буларак проблемалары”, 24 майда “Балалар девиациясе: профилактика һәм чик куюда психологик-педагогик технологияләр” темасына конференция, дискуссияләр һәм башка чаралар узачак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк