Логотип
Хәбәрләр

КФУның "Халыкара мөнәсәбәтләр" юнәлешен тәмамлаучылар абруйлы эксперт-аналитиклар булачак

КФУ халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә уникаль компетенцияләргә һәм ике чит тел белүгә ия булган эксперт-аналитиклар әзерли. Бу хакта КФУның рәсми сайтында хәбәр ителә.  "Халыкара мөнәсәбәтләр" юнәлеше...

КФУ халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә уникаль компетенцияләргә һәм ике чит тел белүгә ия булган эксперт-аналитиклар әзерли. Бу хакта КФУның рәсми сайтында хәбәр ителә. 

"Халыкара мөнәсәбәтләр" юнәлеше программалары халыкара коммуникациянең хәзерге юнәлешләренә үтеп керә алырлык эксперт-аналитиклар әзерләү максатын күз алдында тотып төзелгән.

Матбугат хәбәрендә белдерелгәнчә, әлеге юнәлешне тәмамлаучыларны дипломатия хезмәткәрләре сыйфатында РФ Тышкы эшләр министрлыгы системасында, РФ субъектларының министрлыклар һәм дәүләт комитетлары системасында, дәүләти булмаган халыкара оешмаларда, коммерция структураларында, халыкара профильле коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларда, масс-медиада абруйлы һәм югары хезмәт хаклы эш көтә. Ә чит ил студентлары өчен башка дәүләтләрдә дәүләт органнарында һәм дәүләт хезмәтендә эшләү мөмкинлекләре ачыла.

Укулар башлануга, студентлар кафедрада эшләүче галимнәр белән уртак проектларга кушыла, халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия мәсьәләләрен өйрәнүче фәнгә өлеш кертә алачак. 

Студентлар, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты белән берлектә эшләүче КФУның Вазгыять-аналитика Үзәгендә уникаль экспертлык күнекмәләрен үзләштереп, сайлаган һөнәренең лидеры булып китә алачак. Үзәк дөньядагы глобаль һәм төбәк иминлеге буенча даими мониторинг үткәрә, диелә матбугат хәбәрендә.

татар-информ

Фото: архив/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк