Логотип
Хәбәрләр

Хәния Фәрхи исемендәге I төбәкара фестивальнең җиңүчеләре билгеле

Башкортстан,  Тәтешле, 18 май, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Кичә Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле мәдәният сараенда Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә...

Башкортстан,  Тәтешле, 18 май, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Кичә Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле мәдәният сараенда Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә "Онытылыр димә" исеме астында  I төбәкара вокал фестивале узды. "Татар-информ" хәбәрчесе фестивальгә Татарстаннан килгән бердәнбер мәгълүмат чарасы вәкиле булды.

  • Фестивальнең идея авторы - артистның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина. Бәйге Башкортстан республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов теләктәшлеге белән үткәрелә.

"Хәния апаны мәңгелеккә югалту кисәк булды.  Барыбыз да шок хәлендә калдык, гаиләбез дә, әниебез дә, шулай ук аны яраткан тамашачы да. Суга төшкән кебек югалды бит ул. Тамашачылары апабызны бик сагынып, юксынып яши. Социаль челтәрләрдә, аның истәлегенә булдырылган төркемдә, Белоруссиядән Владимир дигән ир-ат көненә бишәр шигырь яза. Тугры, яраткан тамашачыларының сагыну, югалту ачысы, үзебезнең ярату белән бергә кушып уйланылган проект инде бу. Башта без аны болай гына уйлаган кебек булдык. Ул тормышка ашты, Аллага шөкер. Апа үзе дә изге күңелле, уңай кеше булгангамы икән, бөтен юллар ачык булды. Республика хакиме Рөстәм Хәмитовка мең рәхмәтлебез. Безгә йөзе белән борылып, фестивальне үткәрү өчен 90 мең сум грант бүлде. Шулай ук үзебезнең Тәтешле районы башылыгы Рушан Гәрәевка мең рәхмәтләр ирештерәбез. Идеябезне бер сүздән күтәреп алды ул", - диде Фирүзә Ибәтуллина. Дәвамы...

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк