Логотип
Хәбәрләр

Хәния Фәрхинең әнисе: “кызымның каберенә үзем генә барып ятар идем”

Татарстан һәм Башкорстанның уртак җырчысы, татар Примадоннасы Хәния Фәрхинең вафатына тиздән бер ел була. Тамашачы яраткан җырчысын, якын туганыдай, күңел түрендә саклый. Аның белән таныш булмаган, те...

Татарстан һәм Башкорстанның уртак җырчысы, татар Примадоннасы Хәния Фәрхинең вафатына тиздән бер ел була. Тамашачы яраткан җырчысын, якын туганыдай, күңел түрендә саклый. Аның белән таныш булмаган, телевизор экраннары аша гына күреп белгән тамашачылары да Хәния Фәрхи исемен ишетү белән дерт итә.

Җырчының газиз әнисе, 88 яшьлек Фәния апа күңелендә нинди бураннар уйнавын берәү дә белми. Хәниясенең вафаты – кечкенә генә Фәния апа иңенә төшкән дүртенче кайгы бит.

“Татар-информ” хәбәрчесе Башкортстанның Тәтешле районына, Хәния Фәрхи исемендәге төбәкара беренче вокал фестиваленә баргач, Фәния апа белән дә аралашып кайтты.

- Фәния апа, бүген Хәния Фәрхинең җырларын башкаручылар шактый. Сез моны ничек кабул итәсез?

– И, балакаем, җырласыннар. Хәниянең фотоларын карап торам. Җырларын ишеткәч, үзен күргәндәй булам. Авыр шул менә. Тыңлау авыр булса да, җырларын ишетәсе килә.


– Үзе киткәннән соң аның җырларын тыңлыйсызмы?

– Тыңлыйм, тыңлыйм. Телевизордан да карап торам. Гомер буе җырлады бит инде ул. Балачактан. Өч яшеннән җырлый башлады. Бала-чагалар җыеп, аларга концерт куеп, өй уртасына чыршы утыртып, балаларга Яңа ел бәйрәме ясый иде. Балаларны җыеп, җырлата, биетә, үзе җырлый.

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Расыйх Фәсхетдинов

Әңгәмәнең дәвамы ИНТЕРТАТ сайтында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк