Логотип
Хәбәрләр

Хәтерлибез һәм юксынабыз!

17 июльдә Татарстанның атказанган артисткасы Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызының туган көне. Исән булса, аңа 66 яшь тулган булыр иде... Танылган артискабыз 1953 елның 17 июлендә Башкорт АССрның Бишбүләк...

17 июльдә Татарстанның атказанган артисткасы Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызының туган көне. Исән булса, аңа 66 яшь тулган булыр иде...

Танылган артискабыз 1953 елның 17 июлендә Башкорт АССрның Бишбүләк районы Дүсән авылында туа. 1972 елда Уфа дәүләт сәнгать училищесын тәмамлый һәм Салават драма театры труппасына кабул ителә. 1977 елда Казанга  килгәч күчмә театрда ( хәзерге К. Тинчурин театры) эшли башлый.  1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. Театрда эшләүдән тыш, Р. Заһидуллин белән  Мәдәният һәм сәнгать университетында, ә Казан театр училищесында И. Хәйруллин белән бергә актерлык осталыгы укыта. Кызганыч, 2018 елның 13 октябрендә артистка арабыздан китеп бара.

«Тәслимә ханымны бүген дә сагынабыз, юксынабыз...» – дип яза Кәрим Тинчуринның инстаграм аккаунты. Ул башкарган рольләр санап бетергесез, аларның һәрберсе тамашачының хәтерендә калды. 

Автор: Гөлназ Вәлиева

Фото: Инстаграм @k_tinchurin_teatri 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

САГЫНАБЫЗ, ХӘТЕРЛИБЕЗ, ЮКСЫНАБЫЗ!!! Бүген, 17 нче июльдә, Татарстанның халык артисткасы Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызының туган көне. Әгәр исән булса, бүген аңа 66 яшь тулган булыр иде… Тәслимә ханым 2018 нче елның 13 нче октябрендә арабыздан китеп барды. Ул башкарган санап бетергесез рольләр халык хәтереннән югалырлык түгел. Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән артисткабызның рухы шат булсын! Тәслимә ханымны бүген дә бик сагынабыз, юксынабыз… Төп рольләре: Ф.Г. Лорканың «Бернарда Альба йорты» спектаклендә Бернарда Альба, Т.Миңнуллинның «Саташу»ында Галиябану, И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Флюра, Н.Гыйматдинованың «Сихерче»сендә Убыр, С.Шәкуровның «Сөяркә» спектаклендә Тәслимә, Н.Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату» спектаклендә Рабига һ.б. ПОМНИМ, ЛЮБИМ, СКОРБИМ!!! Сегодня, 17 июля, день рождения народной артистки Татарстана Файзуллиной Таслимы Халяфовны. Сегодня ей исполнилось бы 66 лет. Всеми любимая артистка скоропостижно ушла из жизни 13 октября 2018 года… Светлая память о чудесной актрисе навсегда сохранится в наших сердцах. Основные роли: Бернарда Алба (“Дом Бернарды Альбы” Ф.Г. Лорка), Галиябану (“Заблуждение” Т.Миннуллина), Флюра (“Вдовий пароход” И.Грековой), Убыр (“Колдунья” Н.Гиматдиновой), Таслима (“Любовница” С.Шакурова), Рабига («Одна капля любви» Н.Гиматдиновой) и многие другие.

Публикация от Кәрим Тинчурин театры (@k_tinchurin_teatri)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк