Хаҗ вакытында Казаннан Дубайга өстәмә өч рейс ачыла

Махачкаладан Дубайга өстәмә 7 рейс булачак.
Дубай, 26 апрель, "Татар-информ"). Хаҗ һәм гомрә вакытында flydubai авиакомпаниясе Казаннан һәм Махачкаладан Дубайга өстәмә рейслар ача. Бу турыда Arabian Travel Market (ATM) күргәзмәсендә журналистларга flydubai компаниясенең коммерцияле операцияләр буенча өлкән вице-президенты Джейхун Эфенди сөйләде.
"Виза кирәк булмаганга, күпләр Дубайга килә һәм аннан соң сәяхәтен автобусларда дәвам итә. Бу уңайлырак вариант була", - дип аңлаткан flydubai компаниясенең өлкән вице-президенты.
Джейхун Эфенди очышлар расписаниесында өстәмә рейслар инде кертелгәнен әйтте.
Фото: http://bigpicture.ru/?p=97973
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте