Логотип
Хәбәрләр

Халидә Бигичева күңелсез яңалык җиткерде

Халидә Бигичеваның тавышын башка артистларныкы белән бутау мөмкин түгел, ул – халыкчан, моңлы. “Су буйлап”, “Еллар бураны”, “Дустыма”ны тыңлаганнар, үзләре дә сизмәстән, әлеге җырларны көйләп йөри баш...

Халидә Бигичеваның тавышын башка артистларныкы белән бутау мөмкин түгел, ул – халыкчан, моңлы. “Су буйлап”, “Еллар бураны”, “Дустыма”ны тыңлаганнар, үзләре дә сизмәстән, әлеге җырларны көйләп йөри башлый. Әмма Халидә Бигичева күңелсез яңалык җиткерде - ул эстрададан китә. Киләсе гастрольләре соңгысы булачак.

"Сәхнә белән динне бергә бәйләргә теләмәс идем"

- Халидә апа, кайда югалдыгыз? Соңгы арада сәхнәдә күренмисез. 

- Сәхнәдә бөтенләй күренмим, югалдым дип әйтә алмыйм. Әле әзме-күпме иҗат дөньясында кайныйм. Яңа программа әзерлим, җырлар яздырам. Тик элеккечә җиң сызганып, көн-төн эшләп булмый. Киләсе гастрольләр соңгысы булыр дип уйлыйм. Аны саубуллашу туры дип атармын. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Барыбер кайчан да булса сәхнәне дә калдырырга туры киләчәк. Киләчәкне тормыш үзен күрсәтер. Хәлдән килгәндә, рәхәтләнеп җырладым, яраткан тамашачым белән бергә булдым. Дәвамы...

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк