Логотип
Хәбәрләр

Халык Филүс Каһировтан Илһам Шакировның җырларын башкаруны үтенеп сорый

Казахстанга Сабантуйга баргач, Филүс Каһировка төрле телләрдә җырларга туры килгән. Әмма бер абзый аңа казах телендә дә җырларга куша. Җырчы югалып калмый, Илһам Шакиров репертуарындагы «Казах кызы сө...

Казахстанга Сабантуйга баргач, Филүс Каһировка төрле телләрдә җырларга туры килгән. Әмма бер абзый аңа казах телендә дә җырларга куша. Җырчы югалып калмый, Илһам Шакиров репертуарындагы «Казах кызы сөйгәнем» җырын җырлый. Тамашачылар Филүстән «Казах кызы сөйгәнем» һәм «Җиз кыңгырау» җырларын репертуарыннан төшереп калдырмавын үтенеп сорый икән. Әллә Илһам Шакировтан соң бу җырларны җиренә җиткереп бары Филүс кенә башкарып чыга алды микән, дигән сорау туа. Тамашачы күзәтүче дә, бәяләүче, кабул итүче дә, юкка гына Филүстән сорамыйлардыр.

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк