Логотип
Хәбәрләр

Халык Илһам Шакиров белән хушлаша башлады

Бөек җырчысын Илһам Шакировны озатырга килгән халык театр бинасының ишекләре ачылганчы ук җыела башлады. Залда безнең хәбәрчеләребез дә бар. Җәмәгатьчелек бөек җырчысын Муса Җәлил исемендәге Опера һә...

Бөек җырчысын Илһам Шакировны озатырга килгән халык театр бинасының ишекләре ачылганчы ук җыела башлады. Залда безнең хәбәрчеләребез дә бар.

Җәмәгатьчелек бөек җырчысын Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры сәхнәсеннән озата. Театр алдына да зур экран урнаштырылган.

Хәзерге вакытта халык Илһам Шакиров белән хушлаша. Бөек җырчының җәсәде куелган сәхнә яныннан өзлексез халык агымы үтә.

Залда Илһам Шакировның җырлары яңгырап тора.

Бөек җырчыбыз Илһам Шакировны озатуның рәсми өлеше 11.00 сәгатьтә башлана. 

Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Фото: Рамил Гали

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк