Логотип
Хәбәрләр

Халыкара «Татар кызы-2018» бәйгеce җиңүчесенә таҗ һәм автомобиль бүләк итәчәкләр

16 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Халыкара «Татар кызы-2018» бәйгеceнең йомгаклау тантанасында җиңүчегә Златоуст осталары тарафыннан ясалган таҗ...

16 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Халыкара «Татар кызы-2018» бәйгеceнең йомгаклау тантанасында җиңүчегә Златоуст осталары тарафыннан ясалган таҗ һәм автомобиль бүләк итәчәкләр. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Бәйгедә 11 төбәктән һәм 3 чит илдән килгән 14 кыз катнашачак.

2015 елны «Татар кызы» бәйгесе беренче тапкыр Бөтенроссия күләмендә үткәрелде. 2016 елны бәйге халыкара дәрәҗәдә Чиләбедә узды. 2017 елны Уфа шәһәрендә «Татар кызы-2017» исеменә Татарстан Республикасыннан Гөлназ Гатина лаек булды. Быел «Татар кызы-2018» бәйгесен Казан кабул итә.

Бәйге өч этаптан тора. Бәйгенең беренче туры Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә узды. 31 июльдән 5 августка кадәр Казанда проектның ярымфиналы үткәрелде. 29 катнашучы кыз бәйгенең сынауларын узды. Казанда 14 финалист-кыз билгеләнде.

Финалга кадәр 10 көн дәвамында финалистлар бәйге сынауларына әзерләнде. Алар белән хореография, җыр, сәхнә сөйләме буенча иң яхшы педагоглар эшләде, шулай ук кызлар экскурсияләргә һәм мәдәни чараларга йөрделәр.

Халыкара «Татар кызы-2018» бәйгеceнең йомгаклау тантанасында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән кунаклар көтелә.

Чыганак: татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк