Логотип
Хәбәрләр

Халыкара "Татар кызы-2018" бәйгесенең Мәскәү этабында 23 туташ көч сынашачак

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Халыкара "Татар кызы-2018" матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә Мәскәү данын яклау өчен 23 туташ көч сынашачак. Бу хакта Мәскәү татарларының "Штаб" клубы хәбәр итә.  Кон...

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Халыкара "Татар кызы-2018" матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә Мәскәү данын яклау өчен 23 туташ көч сынашачак. Бу хакта Мәскәү татарларының "Штаб" клубы хәбәр итә. 

Конкурска заявкалар 28 апрельгә кадәр кабул ителде. Беренче кастинг 12 майга билгеләнгән. Ул Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә үткәреләчәк.  Ярымфиналга чыгачак катнашучыларны электрон тавыш бирү ысулы белән ачыклаячаклар. 

Мәскәү "Татар кызы" конкурсы финалы исә 24 июнь көнне була. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк