Логотип
Хәбәрләр

Ханымнар, ирләрегезне еларга мәҗбүр итмәгез.

  Кем генә ашарга яратмый да? Тәмле ризыклар пешерми икән?  Ашарга пешерү – үзе бер иҗат бит ул. Ризыклар тәмле булсын өчен аны күңел биреп пешерергә генә кирәк.  Инста тасмадагы видеода Салават Миң...

 
Кем генә ашарга яратмый да? Тәмле ризыклар пешерми икән?  Ашарга пешерү – үзе бер иҗат бит ул. Ризыклар тәмле булсын өчен аны күңел биреп пешерергә генә кирәк. 
Инста тасмадагы видеода Салават Миңнеханов тырыша-тырыша суган турый. Күзләреннән яшьләр ага. Үзе бирешми... Шаулатып сәхнә тоткан җырчы бит ул, суган да турамаска. Гүзәлем дә: «Чын күңелдән пешергән пылау инде бу», - дип көч биреп тора. 
Инста дуслары чынлап торып җырчыга теләктәшлек белдерәләр. Киңәшләрен, теләкләрен язып, булышып торалар.
«Суганны салкын суга салып тор, елатмый соныннан»
«Беренчедəн пычак жайсыз...икенчедəн салкын суга тыгып-тыгып алырга кирəк пычакны»
«Суган тураганда, авызга су кабарга кирәк, йолатмый...»
Моның кадәр теләк, киңәшләр һәм дә күз яшьләре белән пешерелгән пылау телеңне йотарлык булгандыр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк