Хатирәләр дәвалый диләр...
Без бу җирдә кунак кына шул. Киләбез дә китәбез. Кемдер үзеннән соң гөлбакчалар, кемдер бушлык калдыра. Музыкант Шәфәгать Салиховның вакытсыз арабыздан китүе күпләрне тетрәндерде. Ул да халык күңеленд...
Без бу җирдә кунак кына шул. Киләбез дә китәбез. Кемдер үзеннән соң гөлбакчалар, кемдер бушлык калдыра. Музыкант Шәфәгать Салиховның вакытсыз арабыздан китүе күпләрне тетрәндерде. Ул да халык күңелендә мәңге югалмас һәйкәл булып калыкты.
Шәфәгать Салиховның кызы Миләүшә дә әтисен нык сагына. Әледән әле инста тасмасына әтисе хакында хатирәләрне яңартып тора. «Әти кызы булгансың инде син, балакаем» дип яза инста дуслары да. Авыр әтиләрне югалтулар, мәңгелеккә озатулар бигрәк тә. Миләүшә дә көтмәгәндә, уйламаганда гына әтисен югалтуны авыр кичергәндер. Истәлекле вакыйгалар, фотолар барысы да әтисен хәтерләтә. Инста тасмасына Салават Фәтхетдиновның җырлар җыентыгының фотосын куйган һәм «Әти, син дә монда бар» дип язган. Сүз дә юк, яшүсмер кыз әтисен сагына, юксына...
Нишләмәк кирәк, югалтулар авыр. Бөгелеп төшми, яшәү көчен югалтмый гына, хатирәләрне барлап, рухына дога кыласы гына кала.
Г.Гыймадиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк