Логотип
Хәбәрләр

Хатирәләр... (Фирдәвес Хәйруллина)

Татарстан Республикасының халык артисты Фирдәвес Хәбибулла кызы Хәйруллинаның истәлекләр язу белән мавыкканын белә идегезме?

 

Егерменче гасыр үтеп китте. Ә ул әле минем күңелдә яши. Безнең җаннарга мәңгегә кереп урнашкан, исемнәре дә халык күңеленә уелып калган асыл затлары белән яши. Алар турында язасы, аларны зурлыйсы, күңелләребездә терелтәсе, шушы гасырда да яшәтәсе килә. Әгәр дә... әгәр дә бу илаһи затларны бергә җыйсаңмы?!.. Аларның матурлыгыннан күзләр камашыр, алардан агылган нурдан җаннар җылыныр иде.

Гәүһәр апаның мәхәббәте

Гәүһәр апа гомере буе яшьлеккә гашыйк кеше иде. Дуслары да – хатын-кызмы, ир-ат булсынмы – күбесе яшьләр иде. Яшь буын артистлар да аңа «подружка» дип эндәшә, ул үзе дә калын тавышы белән шулай җавап бирә иде. Бала кебек «кете-кете» көлә иде. Гомумән, бөтен нәрсәдә ихлас иде. Ихлас ярата, ихлас тузына, нәфрәтләнә. Тузынганда аның искиткеч матур яшкелт-соры күзләреннән утлар оча, яратканда нурлар чәчелә иде. Гәүһәр апаны сәхнә яшәтә, яшәртә иде. Ә утырып торганда... зур гәүдәсе белән сәхнәгә чыгар да, селкенә дә алмас кебек тоела иде. Ләкин сәхнәдә башын гына күрсәтүе була («Татар хатыны ниләр күрми»), могҗиза туа иде. Әйтерсең лә аның тулы гәүдәсе үзеннән-үзе күтәрелә, җиңеләя, күзләреннән очкыннар оча. «Банкрот» спектаклендә әле рәхәтләнеп биеп тә ала.

Сәхнә аның гәүдәсе белән генә түгел, энергиясе, аурасы, рухы, җаны белән тула иде.

Эх, әгәр дә «Инсаният» театры алданрак оешса... Әйе, ул әле дә яшәр иде кебек. Театрдан аерылгач, рухи яктан үлә артист. Ә физик үлем озак көттерми. Бигрәк тә гаиләдә дә ялгыз булса. Чөнки артистның бөтен тормышы, яшәвенең мәгънәсе – театр.

Ләкин мин Гәүһәр апаның яшәвенең мәгънәсе булган мәхәббәте турында да язарга җөръәт итәм. Ул – Дилюс абый. Мин моны бер төн эчендә аңладым.

Чаллы гастроле. Безне Гәүһәр апа белән бер номерга керттеләр. (Шул көннән без, яшь арабыз зур булса да, якынаеп, дуслашып калдык. Мин моның өчен язмышка рәхмәтле.) Әмма бу гастроль театр өчен фаҗигале булды. Театрыбызның күренекле, бик кирәкле артисты Дилюс Ильясов вафат булды. Әле яшәргә дә яшәргә иде дә бит...

Без бу хәбәрне ишеткәндә Гәүһәр апа белән бүлмәбездә идек. Ул кич буе сөйләшмәде. Аның ялтыравыклы, куе зәңгәр төстә затлы бер күлмәге бар иде. Ни өчендер шул күлмәген киде. Төн булды. Ул караватына утырды. Мин йоклап китәм дә, кинәт уянам. Ә ул һаман утыра. Таң атуга чыгып китте.

Дилюс абый белән хушлашу Энергетиклар культура сараенда оештырылган иде. Халык җыелган. Бервакыт Гәүһәр апа килеп керде. Кулында чәчәкләр. Ялгызы гына Дилюс абыйның гәүдәсе янына килеп басты. Бер мизгел туктап басып торды да, ялгызы гына чыгып китте...

Күп еллар узды, ләкин бу кадрлар минем күңелемдә уелып калды.

Ул төнне ниләр уйлады икән Гәүһәр апа. Мөгаен бөтен тормышын күз алдыннан уздыргандыр.

Ә мин шул төн эчендә Гәүһәр апаның гомерлек мәхәббәтенең шаһите булдым.

Мәхәббәт беркемне дә битараф калдыра алмый. Ярата белгән кеше берничек тә бәхетсез була алмый. Димәк, Гәүһәр апа Камалова яшәүнең, яшьнәүнең, мәхәббәтнең татлы да, ачы да, шәфкатьле дә, гайрәтле дә, бәхетсез дә, бәхетле дә мизгелләрен кичергән.

Матурлык алиһәсе

Бөек артисткабыз Галимә апа күктәге йолдызларга тиң. Аның исемен генә әйткәч тә күңелгә Матурлык дигән илаһи сүз килә. Кешегә шундый Матурлыкны Ходай Тәгалә генә бирә ала. Күңел матурлыгы һәм тышкы матурлык. Идеаль гармония. Олыгая-олыгая бу матурлык кимеми, киресенчә, арта бара. Кайсы хатын-кыз бу турыда хыялланмас та, ак көнләшү белән көнләшмәс икән?!..

Ходай Тәгалә безгә, хатын-кызларга үрнәк итеп Галимә апаны җибәргәндер, мөгаен. Татар хатын-кызларына гына хас тыйнаклык, итәгатьлелек, сабырлык... Оялчан. Кычкырып та сөйләшмәс үзе. Ә йөзе иман нуры белән нурландырылган.

Әйе, ул рухи азык белән яшәде. Иң зур байлыгы – театр, рольләре. Шәхес буларак – күңел пакьлеге, иманы, үз кыйбласы булу иде. Әгәр дә күп санлы башка рольләр уйнамыйча, Ш. Хөсәеновнең М. Сәлимҗанов куйган «Әни килде»сеннән Ананы гына иҗат итсә дә ул мәңге онтылмаслык образ, татар хатын-кызына, анага мәдхия җырларлык шедевр калдырыр иде. Бу аның бөтен бәхетсезлекләрен юкка чыгарырлык бәхете. Һичшиксез, зур бәхете.

Артист хезмәте бик катлаулы, кайбер тамашачы бер артистны ярата, ә икенчесен яратмаска мөмкин. Мин үз гомеремдә Галимә апаны яратмаган бер генә тамашачыны һәм театр өлкәсендә эшләгән бер генә кешене дә белмим. Чөнки андыйлар юк.

Минемчә, менә нәрсәдә тагын бер хакыйкать: Аны сәхнәдә дә, тормышта да күреп туеп булмаган. Әйе, күреп туймаслык булган ул. Караган саен карыйсы, күрәсе килгән. Рафаэль, Леонардо да Винчи кебек бөек художникларның Мадонналарына караган күк. Чын матурлык туйдырмый бит. Галимә апа Ибраһимованың иҗаты да күреп туймаслык затлы, матур мизгел булып калган.

Җир йолдызы

Галия апа сабырларның иң сабыры, юмартларның иң юмарты иде. Димәк,ул Ходай Тәгаләнең иң яраткан бәндәсе булган. Ни өчендер минем күңелгә, Галия апа җылый беләме икән, дигән уй килә иде. Бәлки җылагандыр ул да, ләкин беркайчан да күз яшен кешегә күрсәтмәде. Оренбург якларына гастрольгә баргач, без аның туган шәһәре Орскида, әле дә сакланган туган йортында булдык. Сакланмаслык та түгел шул йорт. Чын байларча: нәзәкатьле итеп, гасырдан-гасырга күчәрлек итеп салынган. Менә шундый бай, затлы, белемле, дини тормыштан йолкып, куып чыгарылган Галия апа дөньяның ачысын-төчесен лаеклы күтәрә ала.

Исән вакытында без аннан үрнәк ала идек. Инде аның вафатына шактый гомер узды, ләкин без аны һәрчак яратып, олылап, сагынып искә алабыз.

Бәхетле хатын-кыз, талантлы, кызыклы актриса иде ул. Ул искиткеч шәхес, күпкырлы иҗат кешесе Хәким Сәлимҗанов белән гомер итте. Ил күләмендә бармак белән генә саналганнар арасына керерлек зур режиссёр Марсель абыйны дөньяга тудырып, тәрбияләп үстерде. Матурлыгы, акылы белән дан тотарлык кыз үстерде. Галия апаның бай, затлы нәселдән икенлеге, заманның укымышлы, тәрбияле, белемле кешесе булуы бөтен торышыннан, йөрешеннән, халәтеннән сизелеп тора иде. Беркайчан вакланмас, ашыкмас, зарланмас, каударланмас, һаваланмас. Чын мәгънәсендә – якты җир йолдызы.

Чит илгә китү бик зур җинаять саналган чорда, кызы үзенең гаиләсе белән (Галия апаның барлык оныкларын алып!) илдән киткәндә ничек түзә һәм бу газиз кешеләре белән гомеренең соңгы минутларында да күрешә алмауны ничек кичерә алды икән ул?.. Чынлап та, сабырлыкны мулдан татып, Ходай Тәгаләнең яраткан бәндәсе булуын гомере буе аклап килде Галия апа. Ә юмартлыгы безнең тарафларга да тия иде. Яшь, хәерче артистлар, күпме акча сорасак та, шул кадәрле биреп тора иде.

Ә гастрольләрдә Галия апа Нигъмәтуллина артистларны бергә җыючы булыр иде. Җыр ярата, үзе дә кушылып акрын гына җырлый. Андый мизгелләрдә Галия апа ачылып-хисләнеп китә, күңел канатлары талпынып алган сыман була иде.

Фуат абыйның «Марзуш»ы

Әйе, СССРның халык артисты Фуат Халитов үзенең яраткан хатынына «Марзуш» дип эндәшә иде. Марзия апа иркәләп-назлап эндәшүгә, яратуга, хөрмәткә һәр яктан лаек ханым иде шул.

Аның исемен атауга ук күңелгә чисталык, уңганлык, пөхтәлек, пакьлек кебек хатын-кызны зурлый, күтәрә торган төшенчәләр килә. Моңа тагы бик тәмле камыр ризыклары пешерүче, гомумән, искиткеч аш-су остасы булуын да өстик. Ул өйрәткән рецепт буенча бик күп артисткалар әле бүген дә, бик рәхәтләнеп, лимон пирогы пешерәләр. Марзия апаның чисталыгы турында легендалар йөри. Кыш уртасында да, мәсәлән, берничә тапкыр тәрәзәләрен ачып юа, имеш. Хәер, актриса буларак та ул киң диапазонлы шәхес иде. Яшь вакытта матур тавышы белән җырлы «Галиябану»ларны уйнаган булса, аннан характерлы рольләргә, тирән психологик кичерешле драматик образларга күчә. Бик тормышчан, гади итеп уйнавы белән ул тамашачы күңеленә тирән үтеп керә иде. «Әни килде»дәге Саимәсе аның ювелирларча эшләнгән образ булып хәтергә сеңгән. «13 нче председатель» дигән спектакльдә аның бер монологы гына бар. Әмма кечкенә генә шушы рольдә дә үзенең кичереше белән тетрәндерү көченә ирешә алды.

Кеше буларак та, актриса буларак та шундый гүзәл сыйфатларга ия иде ул. Хәер, ире – бөек артист Фуат Халитовны чын мәгънәсендә саклап, кадерләп, баланы караган кебек хәсиятләп яшәтүе белән генә дә бу дөньялыкта бөек миссиясен үтәгән булыр иде ул. Чөнки талант юкка чыкмасын, фаҗигале язмышка дучар булмасын өчен аны саклый да белүче кирәк. Марзия апа да Фуат абыйны яшел елан агуыннан саклап кала алды.

Әйе, ул – чын татар-хатыны. Ирне беренче планга куеп, зурлый белә торганы. Ярату һәм яратылу бәхетенә ирешә алган ханым ул Марзия Миңлебаева.

Фирдәвес Хәйруллина

 

 

Нәфисә Хәйруллина:

– Әнием истәлекләр язу белән кызыксына башлаганда миңа 13 яшьләр чамасы иде. Аның дуслары бик күп иде һәм ул кешеләрне бик яхшы тоя белә иде. Ул арабыздан киткәч тә, дуслары, хезмәттәшләре «Фирдәвес апа безне җыеп торучы үзәк иде, хәзер инде без элеккечә җыелмыйбыз» дип әйтәләр иде. 

Ул бик укымышлы, зирәк кеше иде. Әни язган мәкаләләрне хезмәттәшләре дә һәрвакыт югары бәяләп килделәр. Ул истәлекләр тормыштан алынган хәлләр булуы белән дә кадерле, чөнки аларда уйдырма юк. Хәтерлим, әнием Марсель Сәлимҗанов турында язган иде. Шуннан соң Марсель абыйның тормыш иптәше Гөлнур апа белән грим бүлмәсендә очрашкач, әниемнең аңа илһамланып шушы язмасын укыганы бүгенгедәй исемдә.

Кызганыч, әнием үзенең мәкаләләре тупланган китапны үзе күрмичә калды. Белүемчә, бу китап әле һаман да театрда сатыла.

Әниемнең бу сәләте бераз миңа да күчкәндер, мөгаен. Мәктәптә укыганда мин бик ялкау идем, бөтенләй укымадым дип әйтергә була. Минем классташларым яттан өйрәнеп иншалар яза иделәр, ә мин һәрвакыт күңелемнән өстәп яза идем. Бер вакытны укытучым минем иншаны укып, күз яшьләрен тыя алмыйча мине кочаклап алды. Ә сыйныфташларымның ачуы килә, «теләсә-нинди матур сүзләр белән язасың да, яхшы билгеләр аласың» дип миңа үпкәлиләр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк