Логотип
Хәбәрләр

Хатлардан юллар

Мөгаен, Илһам Шакировның Казанга килгәч, беренче җыры булгандыр ул «Кара урман». 1955 елның көзе иде. Казан университетының төрле курс студентлары, Ленин урамындагы хәзерге геология факультеты урнашка...

Мөгаен, Илһам Шакировның Казанга килгәч, беренче җыры булгандыр ул «Кара урман». 1955 елның көзе иде. Казан университетының төрле курс студентлары, Ленин урамындагы хәзерге геология факультеты урнашкан бинада (без аны бегемот дип йөртә идек) тулай торакта яши идек. Бер бүлмәдә 20 дән артык кеше, илнең төрле төбәкләреннән, төрле якларыннан килгән рус, украин, мари, мордва, чуваш кызлары. Татар кызлары да күп иде, алар Актаныш, Балык Бистәсе, Азнакай, Сарман районнарыннан иде.

Бер көн кичке якта безнең 6 нчы бүлмәгә Сарман кыыызы Клара белән бергә озын буйлы, ябык кына, өстенә кыска бишмәт кигән, биштәр аскан бер мөлаем, оялчан егет килеп керде. Клараның караваты, тумбочкасы тәрәзә янында иде. Кунак егет өс киемен салгач түргә узды. Клара, безгә мөрәҗәгать итеп, егетне безнең белән таныштырды:

-Безнең як егете бу, кызлар, - диде ул. – Исеме Илһам. Бик матур җырлый. Ул музыка училищесына килде. Тавышын тыңлап карасыннар әле. Мин үгетләдем аны Казанга килергә. Мондый тавыш югалмаска тиеш...

Аннары ул Илһамнан берәр җыр башкаруын үтенде. Яшь җырчының ялындырып-оялып торуын хәтерләмим, ул җыр башлады... «Кара урман» иде ул.

Тулай торактагы студент кызлар барысы да йөгерешеп килделәр, бүлмәбезнең ишекләре ачылды, коридорга кешеләр тулды. Руслар да, украинкалар да, чувашлар да, таң калып, Илһамның җырын тыңлыйлар иде. Ул чакта без киләчәктә халкыбызның күңел түренә кереп урнашачак атаклы җырчыбыз Илһам Шакировны тыңлаганыбызны белми идек әле.

Фото: Сәхнә журналы архивыннан

Фәндилә Хәбибуллина (Насыйрова),

Тарих фәннәре кандидаты, Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк