«Хатыныңның күзендә нуры юк, бик усалдыр»

Татар эстрадасының танылган юмористы Данир Сабиров хатыны белән 2012 елда төшкән фото урнаштырды.

«2012 ел. Колак тырпайган, хатын үзе акайган, икебез дә ыржайган», дип язып куйган ул рәсем астына.

Бу постка төрледән-төрле комментарийлар язганнар. Шуларны сезгә дә тәкъдим итәбез. «Солярийдан чыктыгызмы әллә, җандырганнар бит сезне. Бу галәмәткә күзең дә акаер, колагың да өзелеп төшәр әле. Көн дә яңа фото куеп, төшләргә керә башладыгыз инде. Кичә төштә кунакка килдегез», дип язган бер язылучы. Данир бу комментарийны укып елмаеп куйган.

Негатив комментарийлар да юк түгел ,берсе «У вас жена с такими красивыми глазами, но вы друг другу не подходите. Зато честно...» дип язган. Шулай ук берсе «Үзең чибәр, хатыныңның күзендә нуры юк, бик усалдыр», дип тә язучылар бар.

Автор: Г.Шәрәпова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
301
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы