Логотип
Хәбәрләр

«Хатынымның күкрәгенә татуировка ясатырга телим»

Күптән түгел татар эстрадасының танылган җырчысы Элвин Грей татуировка ясаткан вакытта төшерелгән фотосын инстаграм сәхифәсендә урнаштырды. Әлеге фотосурәт шактый комментарийлар җыйды.

Күптән түгел татар эстрадасының танылган җырчысы Элвин Грей татуировка ясаткан вакытта төшерелгән фотосын инстаграм сәхифәсендә урнаштырды. Әлеге фотосурәт шактый комментарийлар җыйды.

Элвинның, ягъни Радик Юльякшинның, болай да күп татуировкалары бар. Шулай да, июнь башында җырчы яңа татуировка ясатты. «Миңа тормышым үзе татуировкалар өчен илһам бирә», – ди ул.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров та татуировка хакында комментарий калдырган. «Брат, хатынымның сул күкрәгенә синең исем белән татуировка ясатырга телим. Ничек язсак яхшырак булыр икән: Элвинмы, Радикмы?» – дип шаярта Данир.

Радик бу сүзләргә бер дә аптырамый, Сабировка: «Анысын үзегез хәл итегез инде» – дип җавап кайтара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк