Логотип
Хәбәрләр

Хатынының җырчы булмавында Филүс гаепле

Җырчы Филүс Каһировның хатыны Эльмира үзенең инстаграмында тормышындагы вакыйгалар белән уртаклаша башлады. Берсе аның Филүс белән дуэт булып җырлау җырламауларына бәйле. «Училищеда мин әйбәт укыдым....

Җырчы Филүс Каһировның хатыны Эльмира үзенең инстаграмында тормышындагы вакыйгалар белән уртаклаша башлады. Берсе аның Филүс белән дуэт булып җырлау җырламауларына бәйле.

«Училищеда мин әйбәт укыдым. Биюләрне, җырларны бик тиз өйрәндем. Ул вакытта миңа иптәш кызларым ярдәм итте. Мин ансамбльдә кызлар урыннына да бии ала идем, мине бик нык мактадылар. Барысы да Филүс белән очрашып йөри башлагач үзгәрде.

Бер ел укыганнан соң без очраша башладык. Авыр вакытларымда Филүс бик нык булышты. Ул вакытта бергә Светаның концертына бардык һәм шуннан соң аерылышмадык. Шәһәрдә туып үскән дус кызларым читләште, алар минем авыл егете белән очрашуымны аңламадылар. Укытучылар да аларның яраткан укучысы Филүс белән йөргәне өчен яратып бетермәделәр. Алар фикеренчә, безнең мәхәббәтебез укуга комачаулый иде. Вокал буенча укытучым Италиягә күченеп китте, безне, аның укучыларын, башка укытучыларга бүлә башладылар. Ләкин минем белән эшләргә теләүче табылмады. Ләкин бит укуны тәмамлыйсы бар, шуңа күрә бер укытучы мине үзенә алды. Җырга сәләтем бик көчле иде, шул көче укытучы булмавы начар булды. Хәтта Филүсне башка кызлар белән дә таныштырырга теләделәр. Аны минем белән очрашмасын өчен котырттылар.

Шул вакытта минем комплекслар барлыкка килде. Җырларга теләгем калмады. Шуңа да мин хәзер җырламыйм, бәлки бу яхшыгадыр да. Мин, сәхнәдә чын талантлар гына җырларга тиеш, дип саныйм. Безнең гаиләдә бер җырчы җитә. Ә мин гаилә тормышы белән шөгыльләнәм. Филүс белән машинада, өйдә рәхәтләнеп җырлыйм», дип яза Эльмира.

Автор: Г.Шарапова

Фото: kagirovaelmira86

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк