Логотип
Хәбәрләр

Хәерле юл!

Быел Хаҗиләрнең яше 65 яшьтән югары булырга тиеш түгел

ХӘЕРЛЕ ЮЛ, ХАҖИЛӘР!

Татарстан хаҗиләренең беренче ике төркеме олы сәфәргә кузгалып китте. 98 кешедән торган төркем Казан – Истанбул, Истанбул – Җиддә, Җиддә – Мәккә шәһәрләре аша узачак. Кире кайту Мәдинә – Истанбул – Казан маршруты буенча 21нче июльдә булачак.

Быел Хаҗиләрнең яше 65 яшьтән югары булырга тиеш түгел; 10 еллык биометрик чит ил паспорты булу, аның 6 айга кадәр срогы чыкмаска тиеш булу; коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасы ясатылган булу, сәфәргә чыгу алдыннан ПЦР-тест тапшыру кебек таләпләр бар.

Фото Диния нәзарәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк