Хезмәт министрлыгында бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру турында сөйләделәр

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Максим Топилин 2019 елда бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру турында сөйләде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Министр сүзләренә караганда, быел, Россия Президентының 2012 елгы «май» Указларына кергән кешеләрнең генә түгел, барлык бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы артачак. Указларда сүз бармый торган хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 1 октябрьдән 4,3 процентка индексацияләнәчәк.

Топилин 2019 елда указларда күрсәтелгән бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын төбәктәге уртача икътисад буенча нисбәттә саклап калу өчен төбәкләргә 100 млрд сум акча күчереләчәк, диде.

«Төбәктә уртача хезмәт хакы ни дәрәҗәдә үссә, төбәк хакимиятләре бу категория хезмәткәрләрнең хезмәт хакын шулкадәр арттырырга тиеш булачак», - дип билгеләп үтте Россия ведомствосы башлыгы.

Министр төгәл күләмне, шулай ук арттыру вакытын атамады, бу һәр конкрет төбәктәге вазгыятькә бәйле, дип аңлатты.

Чыганак: татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
224
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы