Логотип
Хәбәрләр

Хәлимә Искәндәрова – татарстанның халык артисты!

Татарстан президенты камаллыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

 

29 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров республиканың атаклы шәхесләренә Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Татарстаннан төрле өлкәләрдә эшләүче 42 кеше мактаулы исемнәргә лаек булды. Бүләкләү тантанасы Казан Кирмәнендә узды.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов Дуслык ордены белән бүләкләнде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Театр актрисасы Хәлимә Искәндәрова Татарстанның халык артисты дигән мәртәбәле исемгә лаек булды.

Чын күңелдән котлыйбыз, артистларыбызның уңышлары белән горурланабыз!

Чыганак: Камал театры

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк