Логотип
Хәбәрләр

«Хәлләр катлауланды...»

Көз башында Азат Абитов аягына операция ясаткан иде. Баксаң, Азат авырткан аягы белән әле дә яфалана икән.

Көз башында Азат Абитов аягына операция ясаткан иде. Баксаң, Азат авырткан аягы белән әле дә яфалана икән.

«Авырткан аяк белән бәйле хәлләр дәвам итә. Хәлләр катлауланды.

Сентябрьдә аягыма операция ясаткан идем. Ул без көткәннән авыррак булып чыкты – өзлегү булды. Бер атнада аякка басам, дигән идем, ай ярым яттым. Аягым әле дә төзәлеп бетмәде, шуңа күрә кыйммәтле уколлар ясатырга туры килде. Үзегезне саклагыз!» – дип язган җырчы инстаграм социаль челтәрендә.

«Бик тиз сәхнәгә менде бу балакай, дип уйладым инде, таяклар белән чыккач та. Азат, саклан, терел!»;

 «Ашыктыгыз бит, ярамый! Бик иртә эшкә чыктың, эш качмый ул»;

«Хәзер уколлардан соң уңаймы соң? Бәла аяк астында шул. Бәлки үләннәр эчәргәдер?» – дип инстачылар Азат өчен борчылалар.

Редакция исеменнән Азатка тизрәк терелергә телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк