Логотип
Хәбәрләр

"Хәзинә" - кабат бушлай!

Узган айда «Хәзинә»дә 10 меңнән артык кеше булган.

Казан Кремле территориясендә урнашкан ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясе бушлай керү акциясен 30 апрельгә кадәр озайтты. Узган айда «Хәзинә»дә 10 меңнән артык кеше булган. Хәзер галереядә Бакый Урманче һәм Харис Якупов әсәрләре тәкъдим ителгән. Моннан тыш, тагын берничә күргәзмә эшли: «Рәшит Газиев. Рәссам истәлегенә», Андрей Прокопьевның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Төс музыкасы», Абрек Абзгильдинның 85 еллыгына багышланган «Традиция белән диалог», Тукай исемендәге премиягә кандидат Анатолий Егоровның һәм декоратив-гамәли сәнгать остасы София Кузьминыхның гобеленнары экспозицияләре. Галерея сишәмбедән якшәмбегә кадәр 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли, пәнҗешәмбе – 11:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр, дүшәмбе – ял көне.

Чыганак ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк