Логотип
Хәбәрләр

Кичә Иркә иде, ә бүген..?

Эстрадада Иркә буларак чыгыш ясаучы җырчы Айгөл Миншакирова  исемен алыштырган. Хәзер аның тормышта да, сәхнәдә дә исеме бер – Иркә!

Эстрадада Иркә буларак чыгыш ясаучы җырчы Айгөл Миншакирова  исемен алыштырган. Хәзер аның тормышта да, сәхнәдә дә исеме бер – Иркә!

Күптән түгел Иркә үзенең Казанга тәүге тапкыр килгән еллары турында истәлекләре белән шәхси сәхифәсендә уртаклашкан.  Шул пост астында язылучыларның берсе: «Ул чакта әле Иркә дә түгел идең. Әти-әниең, мулла кушкан исемнәнә идең. Еллар алды, бәрде, сугып екты, тартып торгызды, Иркә ясады», – дигән.

Хәтерегездә булса, җырчы бик күптән Иркә буларак чыгыш ясый башлаган иде. Анда аңа 28 яшь булган. Ә Айгөл исемен аңа әбисе васыяте буенча биргән булганнар.

«Мин – гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән. Тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием вафат булыр алдыннан: «Кызыгыз туса, зинһар, Айгөл кушыгыз», – дип әйтеп калдырган.

Олы кешенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа ул исемне кушканнар. Әмма әтинең дә теләге тормышка ашты: 28 яшемдә мәчеттә Иркә исемен мулла кушты. Әмма әлегә документларым буенча Айгөл булып йөрим», –  дип әйткән булган җырчы бер әңгәмәдә.

Чыганак: Өмет

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк