Логотип
Хәбәрләр

«Киенеп йөрим бит, шәрә түгел!»

Татарстанның халык артисткасы Зәйнәб Фәрхетдинова аның киеменә бәйләнүче кешеләргә җавап кайтарган. Аларга багышлап җырчы инстаграм сәхифәсендә пост урнаштырган.

Татарстанның халык артисткасы Зәйнәб Фәрхетдинова аның киеменә бәйләнүче кешеләргә җавап кайтарган. Аларга багышлап җырчы инстаграм сәхифәсендә пост урнаштырган.

«Бәйләнмәгез инде шул киемгә! Киенеп йөрим бит, шәрә түгел! Ни булган? Бөтен кеше ялтыравыклы, йә булмаса, гәүдәсенә сыланып тора торган күлмәк кияргә тиешмени? Гомергә аңламадым шул нәрсәне.

Кечкенә чакта әни миңа биретка кидерә иде. Беләсезме, миңа ошап калды шул. Үсеп буйга җиткәч тә, бәйләнгән шапканы кыек итеп киеп куя торган идем.

Ну, бар иде заманалар! Туган-тумачадан калган бюстгальтерларны күп киеп йөрергә туры килде. Аларын тегә белүче сирәк иде, сатуда беркайда табып булмый иде, хәтерегездәме? Кызлар?

Ничектер шулай формалашты инде ул «вкус» дигәннәре. Хәер, хәзерге вакытта да нәрсә ошый, нәрсәгә сыям, ничек итеп шул кием эчендә үземне тоям, шуны арзан булса да алам», – дип яза ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк