Киләсе атнада Казанда күп итеп кар явар дип көтелә

«Озак вакытка ясалган фаразлар һәрвакытта да чынга ашып бетми», ‒ диде Юрий Переведенцев.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, киләсе атнада Казанда күп итеп кар явар дип көтелә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.
5 февральдә көн дәвамында 5,2 мм күләмендә явым-төшем булачак, төнлә белән тагын 1 мм кар явачак. Көндезге температура -17 градус булыр дип көтелә. Шулай итеп, тәүлек эчендә 6 мм чамасы кар явачак. Бу шактый күп кар. Фаразның чынга ашу ихтималлыгы 565 процент, диде ул.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 31 гыйнварда Казанда 9 градус салкын булачак. Болытлы һава, кыска вакытлы кар явачак. Төнге сәгатьләрдә температура -15 градуска кадәр төшәчәк. 1 февральдә көндез -8 градус салкын, төнлә -11 градус салкын көтелә. 2 февральдә көндез -6 градус, төнлә -10 граудус булачак.
31 гыйнвардан 2 февральгә кадәрге көннәрдә болытлы һава булачак, кыска вакытлы кар явар дип көтелә. «Хәзер шәһәрдә бераз җылытты. Без Атлантикадан килгән циклонның кырый чигенә эләктек. Бу бик киң циклон», ‒ диде Переведенцев.
3 февральдән суыта башлый. Көндез температура -10 градуска, төнлә -11 градуска кадәр төшәчәк. 4 февральдә көндез -19 градус, төнлә -22 градус салкын көтелә. 5 февральдә көндез -17 градус, төнлә -24 градуска кадәр салкынайта.
«Өч көн алдан фаразлар туры килә. Озак вакытка ясалган фаразлар һәрвакытта да чынга ашып бетми», ‒ диде Юрий Переведенцев.
Чыганак: tatar-inform
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 13:55
-
16 август 2022 - 13:32
-
11 август 2022 - 13:51
-
9 август 2022 - 09:28
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте