Киләсе атнада Татарстанда көннәр җылытачак

Киләсе атна башыннан Татарстанга яңа циклон җылы алып килә. Бу турыда республика синоптиклары фаразларына сылтама белән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге үзәге хәбәр итә.
Якшәмбе, 20 октябрьдә, антициклон төбәк территориясенә салкын алып килә. Төнлә 3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин, көндез һава температурасы +4...+9 градус җылы булачак.
Дүшәмбе, 21 октябрьдә, антициклон төньяк-көнчыгыш циклонының чираттагы җылы фронты белән алышыначак. Урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +2 градус, көндез +9...+14 градус җылы булачак.
Сишәмбе, 22 октябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана, яңгыр яварга мөмкин. Төнлә +3 градуска кадәр җылы, ә көндез һава температурасы +10...+15 градус җылы булачак.
Чәршәмбе, 23 октябрьдә, явым-төшемле җылы һава торышы булачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Татарстанга аномаль җылы килүе турында сөйләгән.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан