Кишер белән тавыктан «мандарин» – ничек була ул? Кабымлык рецепты

Яңа ел табынына чакырган кунакларыгызны шаккатырасыгыз килсә, шушы рецепт буенча «мандарин» ясап карагыз!
Кирәк булачак:
180 г тавык күкрәге;
3 уртача кишер;
130 г сыр;
2 йомырка;
2 тырнак сарымсак;
3 аш калагы каймак (10%);
тоз, тәме буенча борыч;
бизәү өчен кара борыч.
Әзерлек:
1) Кишер, йомырка пешерәсез һәм вак кыргыч аша чыгарасыз. Сырны шулай ук вак кыргыч аша чыгарасыз. Сарымсакны вак итеп турыйсыз, яки пресста сытасыз;
2) Йомырка, сыр һәм сарымсакны бергә кушасыз, 2 аш калак каймакны өстисез. Бераз тозлыйсыз һәм болгатасыз;
3) Тавык итен теләсә нинди ысул белән әзерлисез һәм вак-вак итеп турыйсыз. Өстенә 1 аш калак каймак саласыз, кирәк булса, бераз тоз сибәсез. Иттән шарик ясыйсыз;
4) Сыр һәм йомыркадан коймак ясыйсыз;
5) Бу коймакның уртасына тавыктан ясалган шарны саласыз да, коймакка төреп куясыз;
6) Хәзер килеп чыккан шарны кишер катламына төреп куярга кирәк.
Тәмле булсын, укучыбыз!
Автор/фото:@pokrovskaya_fit
Тәрҗемәче: Г. Вәлиева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан