Логотип
Хәбәрләр

«әкият» курчак театры Фәнис Яруллин әсәрен сәхнәләштерә

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры премьерага әзерләнә. Нәни тамашачыларга бу юлы Фәнис Яруллин әсәре, Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча «Йолдыз тапкан кыз» премьерасы тәкъдим ителәчәк. Яңа тамашаны 13 де...

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры премьерага әзерләнә. Нәни тамашачыларга бу юлы Фәнис Яруллин әсәре, Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча «Йолдыз тапкан кыз» премьерасы тәкъдим ителәчәк. Яңа тамашаны 13 декабрь көнне карарга мөмкин була.

Хәзерге вакытта курчаклар һәм декорацияләр әзерләү тәмамланып килә, ә сәхнәдә тулы көчкә репетицияләр уза.

«Йолдыз тапкан кыз» спектакленең режиссеры Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров. Рәссамы Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясе номинанты Татьяна Мельникова (Санкт-Петербург), ә көен композитор Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгүдә Шәмсетдинова иҗат иткән. Бүгенге көндә Мәсгүдә Исламовна Казанга Сиэтелдан кайткан һәм курчак театрында репетицияләрдә катнаша. Аранжировканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин әзерли, пластика өстендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова эшли.

Татар телендә барачак сәхнә әсәрендә курчак театрындагы татар группасының артистлары катнаша: Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның аткзанган артистлары – Гөлнур Габдрахманова, Фәнзилә Сабирова, Юрий Чуктиев, шулай ук театрның артистлары Миләүшә Фәйзрахманова, Марс Гайфуллин, Рузилә Нуриева, Альбина Шагалиева һәм Нияз Садыков.

«Бу әсәрне без очраклы рәвештә генә сайламадык. Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның быел тууына 80 ел, шул уңайдан бу спектакльне без аның якты истәлегенә багышлыйбыз. Бу тылсымлы әкият гаделлек, батырлык, тырышлык һәм миһербанлык турында», – ди спектакльнең режиссеры Илдус Зиннуров.

Чыганак: puppet-show.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк