Логотип
Хәбәрләр

“әкият” курчак театры Фәнис Яруллинның “Йолдыз тапкан кыз” әкиятен чыгарырга әзерләнә

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әкият” татар дәүләт курчак театры киләсе сезонда Фәнис Яруллин әкияте нигезендә язылган “Йолдыз тапкан кыз” спектаклен чыгарачак. Татарча спектакл...

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әкият” татар дәүләт курчак театры киләсе сезонда Фәнис Яруллин әкияте нигезендә язылган “Йолдыз тапкан кыз” спектаклен чыгарачак. Татарча спектакльнең инсценировкасын Ркаил Зәйдулла әзерләгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров хәбәр итте.

“Рәссам – Санкт-Петербургтан Татьяна Мельникова. Музыканы Эльмир Низамов яза. Бу аның безнең театрдагы икенче эше булачак. Спектакльнең тем темасы – мәрхәмәтлелек. Рәссам “түрәлек белән сыналу” темасына басым ясау яклы. Мин мәрхәмәтлелекне өскә чыгарырга телим”, - ди режиссер.

  • Быелгы сезонда “Әкият” курчак театры татар тамашачысы өчен Рүзәл Мөхәммәтшинның “Өрә белмәгән көчек” спектаклен чыгарган иде. Аннан алдарак Нәфисә Исмәгыйлева үз пьесасы буенча “Тамчылар” спектаклен чыгарды.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк