Логотип
Хәбәрләр

«Әкият» курчак театры яңа театраль сезонны «Маугли» спектакле премьерасы белән ача

5 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә «Әкият» татар дәүләт курчак театры «Маугли» спектакле премьерасы белән 87 театраль сезонын ачып җибәрә.

Бүген «Әкият» татар дәүләт курчак театры матбугат хезмәткәрләренә «Маугли» спектаклен тәкъдим итте.

Спектакльнең премьерасы иртәгә, 5 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә булачак. Әлеге спектакль белән «Әкият» татар дәүләт курчак театры 87 театраль сезонын ачып җибәрә.

Премьераның режиссеры – Рафаэль Таһиров, куючы рәссам – Софья Шахновская (Мурманск), композитор – заслуженный деятель искусств РТ Азат Хөсәенов, хореограф – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, сәхнә сугышларын куючы – Марсель Зинәтуллин (Мәскәү). Спектакль эченә яхшылык белән начарлык арасындагы мәңгелек көрәш темасы салынган. Финал өлешендә, әлбәттә, яхшылык җиңеп чыгарга тиеш.

«Әкият» курчак театры куелышы спектакль күренешләренең пластик хәрәкәтләр ярдәмендә тәкъдим ителүе белән үзенчәлекле. Бу исә хореографның гына түгел, театр артистларының да зур казанышы. «Маугли» спектакле олыларның да, нәни тамашачыларның да күңелләренә хуш киләчәк.

Спектакль «Бердәм Россия» – «Кече Ватан мәдәнияте» Федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк