Логотип
Хәбәрләр

«Әкият» курчак театрын котлыйбыз!

Казанның «Әкият» курчак театры Новосибирскида узган «Перекресток» Халыкара әкият театрлары фестивалендә ике дипломга лаек булган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татар...

Казанның «Әкият» курчак театры Новосибирскида узган «Перекресток» Халыкара әкият театрлары фестивалендә ике дипломга лаек булган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов «Иң яхшы ир-ат роле өчен» махсус диплом белән бүләкләнгән. Ул әлеге дипломга А.Цагарелиның «Ханума» спектаклендә кенәз Вано Пантиашвили ролен башкарган өчен лаек булган. Куючы рәссам, «Алтын битлек» Милли театр премиясе лауреаты Захар Давыдовка мондый диплом «Иң яхшы сценография өчен» өчен тапшырылган.

Казан курчак театры фестивальдә жюри әгъзалары һәм тамашачылар игътибарына өлкәннәргә адресланган «Ханума» спектаклен тәкъдим иткән. Новосибирск тамашачысы Казан артистларын бик җылы кабул иткән һәм көчле алкышларга күмгән.

Новосибирскида халыкара фестиваль 26 майдан 1 июньгә кадәр узган. Анда Франция, Испания, Швеция, Болгария, Эстония, Беларусь һәм Россиянең курчак театрлары катнашкан. Җиде илдән барлыгы 15 театр коллективы килгән. Фестиваль кысаларында төрле форма, жанрдагы һәм төрле яшь категорияләре өчен 16 спектакль тәкъдим ителгән.

«Ханума» спектакленең режиссеры — Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, куючы рәссамы - «Алтын битлек» Милли театр премиясе лауреаты Захар Давыдов.

Фото: Михаил Захаров

 татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк