Логотип
Хәбәрләр

«Әкият» курчак театрында Яңа ел тамашасы

Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел Яңа ел тамашалары фойеда түгел, ә театрның Зур залында узачак. Тамашачылар  интермедиядә үз урыннарында утырып катнаша.

Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрында легендар «Кар патшабикәсе»нең  яңа заманча  интерпретациясе – «Кай һәм Герданың Яңа ел маҗаралары».

Быел тамашачыларны гадәти булмаган форматта Яңа ел тамашасы көтә – искиткеч матур костюмнар, махсус ут бизәләше, видео эффектларга һәм интерактив вакыйгаларга бай спектакль-интермедия. Тамашачылар Кыю Герда белән бергәләшеп, явыз Кар патшабикәсе әсирлегенә эләккән Кайны эзләргә барачак. Балалар уникаль чараның тамашачылары гына түгел, ә аның иң чын һәм актив катнашучылары да булачаклар. Каһарманнарның уңышы, аларның юлларында очраган авырлыкларны җиңеп чыгу-чыкмаулары тулысынча нәни тамашачыларыбыз күрсәткән ярдәмгә бәйле булачак!

Маҗаралар, уеннар, күңелле биюләр, кызыклы каһарманнар һәм, әлбәттә, иң көтеп алынган кунаклар – Кыш бабай белән Кар кызы – болар барысы да «Әкият» курчак театрында «Кай һәм Герданың Яңа ел маҗаралары»!

Программа төрле яшьтәге тамашачыларга исәпләнгән.

Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел Яңа ел тамашалары фойеда түгел, ә театрның Зур залында узачак. Тамашачылар  интермедиядә үз урыннарында утырып катнаша. Тамаша барышында Роспотребнадзор күрсәтмәләре буенча барлык куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк.

Театр фойесында сезне бәйрәмнең патшабикәсе – чыршыкүңелле музыка һәм махсус яңа ел фотозонасы көтә.

Билет бәясе-500 сум. Яшенә карамастан, һәр тамашачыга билет алу зарури.

Тамаша 1 сәгать бара.

2020 елның 18 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр.

Тамашалар вакыты: 10-00, 12-00, 14-00, 16-00, 18-00.

Чыганак: «Әкият» Татар Дәүләт курчак театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк