Логотип
Хәбәрләр

«Күк һәм җир»

Күптән түгел татар эстрадасының асыл егетләре – Ришат Төхвәтуллин һәм Элвин Грей дуэт буларак кечкенә видео яздырдылар. Әлеге видеоязмада артистлар Ришатның «Мәхәббәтем» җырын башкардылар.

Күптән түгел татар эстрадасының асыл егетләре – Ришат Төхвәтуллин һәм Элвин Грей дуэт буларак кечкенә видео яздырдылар. Әлеге видеоязмада артистлар Ришатның «Мәхәббәтем» җырын башкардылар.

Баксаң, дуэт булып җырлаулары бөтен тамашачының күңеленә хуш килмәгән икән. Видеоязма астында: «Ришат, син бердән-бер шундый, үзең булып калуыңны теләр идем! Кирәкми дуэтыгыз», «Бигрәк ямьсез җырлый, бозып бетерә җырыгызны», «Ришат, үзегез генә җырлагыз, зинһар», «Күк һәм җир. Юкка гына дуэт ясадыгыз, миңа калса» дип комментарийлар калдырганнар.

Әлеге сүзләрдән соң Ришат  янә Радик белән видео урнаштырды. «Без Элвин Грей белән бер-беребезнең җырларын башкарып карарга гына булдык: ул минем «Мәхәббәтем» җырын, мин аның – «Роза»сын. Дуслар, бик каты карамагыз, без болай гына, кызык өчен җырлап карадык бит», – дип яза Ришат видео астында.

Ләкин Ришат барыбер дә дуэтны булдырып карарга кирәк дигән фикер йөртә. Кем белә, бәлки тиздән татар эстрадасында яңа дуэт барлыкка килер?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк