Колумбия җанатарлары Казансуда батучы ир-атны коткарган

Татарстан башкаласы кунаклары ир-атны яр буена бау ярдәмендә тартып чыгарган.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Колумбия җанатарлары Казансуда батучы ир-атны коткарган. Испания туристы социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә шул хакта видео урнаштырган.
Ролик авторы сүзләренчә, бу вакытта барысы да яр буендагы кафеда утырган. Кайсыдыр мизгелдә күрше өстәлдә утырган ир-ат чишенеп, суга сикергән. Колумбия кунаклары башта аны шаярта гына дип уйлаган, әмма соңыннан ир-атның бата башлавын күргән. Шуннан соң җанатарлар аңа ярдәмгә ашыккан.
Татарстан башкаласы кунаклары ир-атны яр буена бау ярдәмендә тартып чыгарган. Видео...
Фото: кадр из видео
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
11 август 2022 - 13:51
-
9 август 2022 - 09:28
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте