Логотип
Хәбәрләр

КОРЪӘН СЕРЛӘРЕ...

Печән өсте килеп җиткән бер матур көн иде. Яшүсмер чагыннан бирле кулына андый нәрсә тотып карамаган Байбулат ага сарайдан әтисеннән калган чалгыны эзләп тапты. Әлеге «җиделе» иске чал­гыны, сирәк бул...

Печән өсте килеп җиткән бер матур көн иде. Яшүсмер чагыннан бирле кулына андый нәрсә тотып карамаган Байбулат ага сарайдан әтисеннән калган чалгыны эзләп тапты. Әлеге «җиделе» иске чал­гыны, сирәк булса да, аннан башка тагын хатыны кулга алгалый һәм шуннан соң җәй буе лапастагы утын әрдәнәсенә кыстырып тота иде. Көз җиткәч, Байбулат ага аны элеккеге урынына, печән­лектәге киштә арасына куя; хатыны тагын, печән өсте башлан­ганчы ук, бакча буендагы кычытканнарны чабарга кирәк булгач, урыныннан эзләп таба. Шул рәвешле ничәме ничә еллар буе дәвам итте. Чалгының сабы инде кибеп, бушап беткән. Байбулат ага аны кичтән сулы тагаракка салып куйды, инде, таушалып, мунчалага әйләнгән юкә бау урынына капрон җеп бәйләп ныгытты.

Ала карга агач башына кунса, яз тиз килер, диләр. Быел нәкъ шулай булды, яз да җиңел килде. Кара каргалар күренгәннән соң, нәкъ бер айдан кар китте. Тик шулай да яз озын булды. Элекке­ге колхоз рәисенең сынамышларында хаклык бар: кара каргалар килүгә ояларына төштеләр. Ә җәй яхшы булырга охшап тора, чөн­ки торналар төркем-төркем булып түгел, аерым-аерым килделәр...

Фото гаилә архивыннаннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк